Барс-Медиа шау-шуына Ришат Төхвәтуллин, Лилия Муллагалиева, Зәйнәб Фәрхетдинова ни ди? [видео]

-- Alina
// Татар Тудей // Татар Бүген //

«Барс-Медиа» ширкәте белән бәйле булган низаг турында кайбер җырчылар Инстаграм битләрендә үзләренең фикерләрен калдыра килделәр. Әмма күбесе бу вакыйгага бәйле бер сүз дә әйтми. Шул сәбәпле без дә моңарчы бу хакта сөйләмәгән кайбер җырчылардан бу шау-шуга бәйле фикерләрен ачыкладык.

Ришат Төхвәтуллин: «Минем дә сөйләр тарихларым күп, барысын да сөйләсәм, миннән дә популяррак кеше булмастыр. Әмма безнең тәрбия андый түгел. Мин артистлар арасында булган нәрсәне тамашачыга күрсәтергә яратмыйм һәм без алай эшләргә тиеш түгелбездер дип уйлыйм. Ландышка да, Иркәгә дә бер сүзем дә юк…»

Лилия Муллагалиева: «Үткече чирләр була бит, менә шуның кебек үткече булсын. Тирән эзләр калдырмый гына үтеп китсен. Әле бит халык күңелендә дә тирән яра булып кала ала бу вакыйга. Шуңа күрә зыян салмый гына үтеп китсен.  Бу инде аларның шәхси эше. Шулай ук бу әйбер дә аларның кызулыгы аркасында чыккандыр дип уйлыйм. Барысы да җайланыр. Миңа калса, бу пиар түгел…Гәйбәт сөйләү дә кирәкми, чөнки бумеранг дигән нәрсә бар, үзеңә кире әйләнеп кайтырга мөмкин.»

Рәсим Низамов: «Бу шәхси компания, шуңа күрә һәркемнең үзенчә эшләргә хакы бардыр. Мин беркемне дә гаепләмим дә, ачуланмыйм да. Мин беркемгә дә бәйле түгел. Читтән күзәтәм. Кем дөресен сөйли, ә кем юк икәнен вакыт күрсәтер. Бу очракта мин нейтраль кеше… Без сәхнә кешеләре бер-беребезне сүгәргә түгел, мактарга тиешбез. Сәнгать кешесе ул берсен берсе тартырга тиеш. Безнең эшебез җырлау, халыкка хезмәт итү.»

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Бер сүз әйтмим. Үзләре чыгарган сүз, үзләре белә торгандыр…Әлек тә сүз йөртүләр булган, бөтен кешене дә яратып бетереп булмый бит инде. Әмма бүгенге көндә ул берәр пиар ход дип уйлыйм…»

Бәйле