Кечкенә кызларны көчләүләрен яшермиләр…

-- Alina

Интернет челтәрендә Нефтекама шәһәрендә 10 һәм 13 яшьлек кыз балаларның өлкән яшьтәге ирләр тарафыннан көчләнүе турында хәбәр таралган. 

Беренче очракта, имеш, ир өч ел буена, 7 яшеннән алып, үги кызын даими көчләгән. Бу турыда балигь булмаганнар эше буенча участковыйга сабый үзе сөйләгән. Соңгы тапкыр үги әтисе бала белән җенси мөнәсәбәтләргә бергә яшәгән йортта 20 гыйнварда кергән. Гаепләнүче кулга алынган, моннан 10 ел элек ир инде көчләү өчен җавапка тарттырылган булган, дип хәбәр ителә.

Икенче очракта җиденче сыйныфта укучы кыз баланың 50 яшьлек ир белән җенси мөнәсәбәтләргә керүе турында языла. Бу хәл узган елның декабрь азагында була. Сорау алу барышында кулга алынган педофил кылынган җинаятьтән баш тартмый. Әмма шушы көннәрдә бу эш яңа борылыш алды: балигь булмаган кыз белән интим бәйләнешкә кергән тагы бер кеше ачыкланды — монысы инде 18 яшьлек егет. Ул да үзенең кылганнарыннан баш тартмый.

Сабый бала белән җенси мөнәсәбәтләргә керүчеләрне аклап булмый, әмма бу очракта уйланырга урын кала: кыз бала белән, гомумән, тәрбия эше алып барыламы? Аның опекуны, мәктәп, психологлар ни карый?

 

Мәгълүмат Кызыл Таң

Бәйле