Башын ярып хатынын үтерә, ә аннары…

-- Alina

Төньяк Осетиянең элекке прокуроры Игорь Чельдиев үз дачасында хатыны Ирина Боженконың мәете табылганнан соң гаебен таныган.
Ул белдерүенчә, алар арасында конфликт килеп чыккан, аның барышында ул хатынның башын ярган. Шуннан соң участогында чүп-чар арасына күмеп куйган.

Чельдиевны тоткарлаганнар, «Кеше үтерү» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Элегрәк Эчке эшләр министрлыгы оперативниклары югалган хатын-кызны эзләү барышында Чельдиевның ихатасында калкыбрак торган урынга игътибар иткән. Шул вакытта ир хатынының мәете шунда ятуын таный. Шул ук вакытта ул, хатын үзе егылды һәм башын ярды, шул сәбәпле үлде, дип белдерә.

Игорь Чельдиев Федераль иминлек, милләтара мөнәсәбәтләр һәм экстремизмга каршы тору турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек бүлегенең өлкән прокуроры вазыйфасын башкарган.

 

Мәгълүмат Кызыл Таң

Бәйле