Сабырлыкның да чиге бар [булган хәл]

-- Alina

Казанда яшәүче Гөлшат Фәттаховадан язмыш иң кадерлесен – газиз баласын тартып алды. 2015 елда каратэ буенча ярышка дип чыгып киткән кызы исән-сау кайта алмады. Әмма сынаулар шуның белән тәмамланмаган икән…

Эльвинага 12 генә яшь иде. Үзе белем алган гимназиядә иң яхшы укучылардан саналды. Кечкенә булса да, кулыннан килмәгән эше юк иде. Нинди генә бәйгедә катнашса да, җиңү яулады. Кызчыкның матур итеп җырлаганы да истә. Аның яңгыравык тавышы әле дә колакта тора. Тик хәзер барысын да сагынып сөйләргә генә калды.

– Кызымны бик яраттым. Аны укытыр һәм төрле түгәрәкләргә йөртер өчен, эшкә дә урнашмадым бит мин. Баламны салкын җир куенына салганда, җаным чыга дип торам. Миңа аны югалту бик авыр булды, – дип искә ала Гөлшат.

Җитмәсә, ул елны уллары, мәктәп тәмамлап, Санкт-Петербургка күчеп китте. Гөлшатның хәлен социаль челтәрләрдәге язмалары аша күзәтеп бардык. Баласы хакында көнгә әллә ничә кат шигырьләр куйды ул. Хәтта, кайчак шалтыратып сөйләшергә дә кыенсындык. Ялгыш сүз ычкындырып, күңелендәге ярасына кагыласы килмәде. Якыннары бер теләк белән яшәде: исән генә була күрсен! Гөлшат, бик авырлык белән бу хәсрәтне оныткан кыяфәт ясады. Узган ел көз көне, очрашып, озак кына сөйләшеп тә тордык. Куанычы бар иде – ире белән тәрбиягә бер кыз бала алырга уйлаганнар икән. Ятимнәр йортына барып, инде сабыйлар да карап кайтканнар. Булачак әти-әниләр мәктәбендә укып чыкканнар. Эчендәге хәсрәтен әнә шул дулкынлану катыш сөенеч белән басмакчы иде Гөлшат.

Әмма бар да башкача килеп чыга. Кинәт авырый башлаган ирен «ашыгыч ярдәм» машинасы хастаханәгә алып китә. Баксаң, Марсельнең башында бер тамыры шартлаган була. Операция ясаганда, икенчесе шартлый.

Марсель бер рәтләнеп китә, бер начарлана. Беренче тапкыр аңына килгәч, болай ди: «Безгә кыз бирмәсләр инде».

– Өч ай буе хастаханәдә ятты. Мин ахыргача аның терелүенә өметләндем. Ышандым. Хәтта табиблар да өмет биргән иде. Алар иремне коткарыр өчен барысын да эшләде. Тик ул үзе көрәшмәде. Аның яшисе килмәде, – ди Гөлшат.

Фаҗига белән тәмамланган куркыныч сәфәргә Марсель кызын озата барган иде. Ул үзе дә, авариядә бик күп җәрәхәтләр алып, озак дәваланды. Сабыен югалтуны авыр кичерсә дә, түзәргә, хәсрәтен башкаларга күрсәтмәскә тырышты. Әмма сабырлыкның да чиге була.

Марсельгә әле 45 яшь кенә тулган иде. Аны соңгы юлга озатырга килгән кешеләр фатирга сыймады. Барысы да Гөлшатка көчле булырга, яшәргә, сабыр итәргә киңәш бирә. Ә ул сабыр гына: «Түзә алганча түзәрмен инде, – ди. – Аллаһы Тәгалә кешегә күтәрә алмас хәсрәт бирми. Димәк, көчем бар әле».

Гөлгенә Шиһапова

 

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Бәйле