Әниебез җиде бала белән тол калды… [булган хәл]

-- Alina

Безнең әтиебез Сәгыйдуллин Зәкиулла Мотыйгулла улы 1923 елда Авыргазы районының Түбәнге Ләкәнде авылында туган. Әниләре бик яшьли үлеп китә. Әтиебезгә – 7, энесе Хәтмуллага 4 яшь булганда әтиләре Мотыйгулланы армия хезмәтенә алып китәләр. Ике бала авыл халкы өстендә кала: кемдә нинди эш бар, шуны эшләп, тамак туйдырып йөриләр. Су ташыйлар, бәрәңге утыйлар, мал абзарын чистарталар, икенче төрле әйткәндә, яшәү өчен тырышалар.

1941 елның октябрь аенда әти үз теләге белән сугышка китә. Саратов өлкәсендә мылтык тотарга өйрәнгәч, ноябрь урталарында Волхов фронтына алып китәләр. “Без сугышка кергәндә немец илбасарлары безгә автоматтан аталар иде, ә безнең 36 кешегә – 6 винтовка, — дип сөйли иде. – Көчебез бар, әмма корал җитмәгәч – көчсез идек”.

Әтиебез физик яктан көчле булгач, аны разведка ротасына җибәрәләр. Разведчикларның бер төркеме китә, икенчесе кайта. Сугышның кызган чагы, фашистлар бернәрсә дә жәлләми. Совет солдатларына я күпер шартлатырга, я тимер юлын кисәргә кушыла. Ничек булса да фашистларга каршы торырга тырышалар. Тормышлары – үзләре чокыган юеш окопта. Ашарга юк, эчә торган сулары да – елга яки күл суы. Ут ягарга ярамый, тышта юеш кар ява. Тәмәке тартуны да тыялар, чөнки немецларның этләре нык сизгер.

  • Безнең төркем – 4 кеше разведкага киттек, — дип хәтерли иде әти. – Җир өсте карлы-бозлы. Өстә – иске телогрейка, башта – бүрек, аякта – кирза итек. Автомат, граната бирделәр. Задание ерак түгел – 10-12 чакрым ераклыктагы немец штабыннан “тел” алып килергә кирәк. Немецлар үзләрен этләр белән саклыйлар. Авыл читендә озак яттык, дөм караңгы, безнең якка карап этләр өрә. Немецлар чыгалар да аталар, часовой йөри, якын килерлек түгел. Туңар-туңмас елга аша чыгып авылның икенче читенә киттек. Бер-ике сәгать ятканнан соң мотоцикл тавышы ишетелде. Нәрсә таптык, тиз генә шуның юлына салдык. Мотоцикл без салган агачларга бәрелеп әйләнде. Арттан килгән автомобиль туктады да, водителе ярдәмгә йөгерде. Шул арада без машинада утырган кешене сумкасы белән бергә урладык. Тиз генә алып чыктык та урманга качтык. Ул безнең кем икәнне дә аңлап өлгермәде. Немецлар безнең арттан атып калды. Төн караңгы булуы безгә нык ярдәм итте.

Шулай итеп, без штабка “тел” белән кайттык. Бу безнең фашист белән беренче тапкыр очрашу иде. Бу фашист полковник дәрәҗәсендә булган, аның никадәр кыйммәтле булуын берничә көннән соң гына белдек. Командирыбыз безгә гел: “Разведчик  — ул сугышның колагы да, күзе дә, без һәрвакыт фронтның алгы линиясендә”, — ди иде.

Киемнәрне әзрәк киптерәбез дә (кипсә кибә, кипмәсә юк) тагын заданиегә китәбез. Аны үтәми кайту үлем белән бер иде. Барлык разведчиклар да заданиеләрдән исән катмый иде… Күпләребез яу яланнарында мәңгелеккә ятып калды…

Шулай, бер заданиедән кайтканда әтием фашистлар засадасына эләгә. Ике иптәшен югалта. Яраланган әтиебезне плащка салып өстерәп үз частьларына алып кайталар. Әзрәк дәвалангач, 1943 елның башында яңадан сугышка керәләр. Икенче тапкыр яралангач, 1945 елның гыйнвар аенда аны гарипләнгән диеп өенә кайтарып җибәрәләр.

28 июньдә Үрге Ләкәнде авылыннан 18 яшьлек Мәфтуха Зәһидулла кызына өйләнеп, гаилә корып җибәрәләр. Әнием ул вакытта безнең авылдан ерак түгел генә урман кискән булган. Киселгән агачларны, 20 чакрым Гафури районының Аккүл станциясенә ташып, вагоннарга төяп озатканнар. Әтием белән әнием җиде балага гомер бирделәр. Әтиебез гарип булса да тимерче, ат караучы, көтүче, Аккүл станциясеннән солярка, май ташучы булып эшләде. Печән чапты, бер эштән дә тартынмады. Утын да кисә иде, ярды, ташыды. Кайткач төннәр буе сызлана иде, әмма зарланмады. “Безгә шулай язган”, — ди иде. Әнинең: “Авылда Җиңү турында ишеткәч, шатлыктан еладылар, кочаклашып биеп-җырлап бәйрәм ясадылар”, — дип сөйләгәне хәтердә.

Әти, язның бер көнендә ат җигеп, мичкә белән Аккүл станциясеннән солярка алырга китте, һәм кайтмады… Карлы-бозлы юлда мичкә белән чана әйләнгән дә, мичкә әтинең өстенә килеп төшкән. Ат туктаган. Юлда ярдәмгә чакырырга кеше дә булмаган. Караңгы төшә. “Разведчик болай үләргә тиеш түгел, түз”, — дип әти үзен юата. Аңына килеп, бөтен көчен җыеп атына эндәшә. Берничә сәгать басып торганнан соң азрак хәл кергән ат алга омтыла. Әтинең өстеннән мичкә белән чана төшә. Көч-хәл белән әти чанага утыра.

Таң аткач кайтып керде ул. Аркасы туңган иде. Аннан соң бик нык чирләде. Сыер печәнсез, без утынсыз калдык. Ул вакытта ике чакрым ераклыктагы Үтәймулла авылына йөреп укый идек. Мин – 6нчы, сеңлем Фатыйма – 5нче, энем Хәсән 4нче сыйныфта укыйбыз. Укудан кайткач бөтен эшебез утын кисү, калдык-постык кибән төпләрен җыеп сыерны ашату иде. Бәләкәй чана белән тал, вак-төяк утыннар ташып өйне җылытабыз. Әниебезгә кулдан килгәнчә ярдәм итәбез, тора алмый чирләп яткан әтине карашабыз.

Кичләрен лампа яктысында дәрес әзерлибез.

1968 елның 20 февралендә 45 яшендә әтиебез бакый дөньяга күчте. Әниебез 42 яшендә 7 бала белән тол калды.

Әтиебезнең медаль-орденнары бик күп иде, без бәләкәй чакта уйнап югалтып беткәнбез.

                     Мәрьям Рахмангулова. Стәрлетамак шәһәре.

 

 

Мәгълүмат Өмет газетасы
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий