Ульяновск өлкәсендә балалар утырган автобус ауган

-- Alina

Ульяновск өлкәсендә автобус юл кырыена төшеп китеп ауган. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ун кеше зыян күргән. Бу хакта төбәк хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәренә сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итә.

Авария 29 февральдә «Солдатская Ташла — Кузоватово» автомобиль юлында булган: шофер идарәне югалту нәтиҗәсендә автобус юл кырыена төшеп китеп, ауган. Анда Яңа Спас районыннан «Нефтьче» футбол командасыннан 26 бала һәм 3 тренер булган.

Хакимият мәгълүматы буенча, юл-транспорт һәлакәтеннән соң өч бала хастаханәгә салынган, аларның берсе авыр хәлдә.
Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Бәйле