«Аңларга һәм кабул итәргә кирәк» — Elvin Grey Салават Фәтхетдиновка җавап бирә

-- Alfia
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Башкортстанның атказанган артисты Элвин Грей халык артисты Салават Фәтхетдинов тарафыннан үзе турында әйтелгән сүзләргә җавап бирде. 

Салават Фәтхетдинов интервьюларының берсендә Элвин Грейга башны эшләтергә һәм гафу үтенә белергә кирәклеге хакында әйткән. Ләкин Радик Юльякшин нәрсә өчен гафу үтенергә тиешлеген аңламавы хакында яза. «Гафу үтенәм. Дөрес, нәрсә өчен икәнен генә аңламыйм», ди ул.

«Хөрмәтле Салават абый, мин татар эстрадасындагы тәртипләрне бик яхшы аңлыйм һәм 30 елдан артык кем кагыйдәләренә таянып эш иткәнен беләм. Ләкин һәр кагыйдәдә искәрмәләр бар. Моны аңларга һәм кабул итәргә кирәк», дип тәмамлый сүзен Элвин Грей.

 

Мәгълүмат Элвин Грей инстаграмыннан

Бәйле