Роберт Миңнуллинны кызы Таңсылу яшәтә [видео]

-- Alina
// Татар Тудей // Татар Бүген //

27 март Роберт абый Миңнуллин дөньядан китте. Әмма кызы Таңсылу аның инстаграм битен алып барып, шагыйребезне яшәтә.

«Хәерле иртә, газиз замандашларым-инстадашларым! Иң изге теләкләрем сезгә! Исән-сау булыйк!»… дигән Роберт Миңнуллинның  ихлас сүзләре һәр иртә саен кемне генә сөендермәгән икән. Хәзер инде шагыйребезнең битен аның кызы Таңсылу алып бара.

«Берәр видео ясап бир әле, кызым, бүген куяр идем!», дия иде миңа Әти-мәрхүмкәем.. Мин үзем видео ясыйм, үзем елыйм, шигырьләрен, җырларын тыңлаган саен күңел тула иде.. Хәзер инде тула гына түгел, өзгәләнә…» дип язмалар кертә Таңсылу.

 

 

Мәгълүмат Роберт Миңнуллин Инстаграмыннан

Бәйле