Җырчы Иркә: «Минем җырламаска хакым юк…» [видео]

-- Alina
// Татар Тудей // Татар Бүген //

30 март җырчы Иркә Инстаграмында өйдә утыруы турында сөйләп, бик моңлы абыйсы белән таныштыра. Шулай ук ул иҗатына кагылышлы фикерләре белән дә уртаклаша.

 

«Хәерле көн, якыннарым! Өйдә утыруның файдалы яклары күп икән бит…Тукталдык…Туганнар белән аралашырга вакыт табылды…

Бу видеоны куеп, сезне тагын бер туганым белән таныштырасым килде.
Әниемнең бер туган энесе, Минзахит абыем! 1957нче елгы, бүгенгесе көндә ул гаиләсе белән Алабуга шәһәрендә яши. Яшь чагында КАМАЗ заводында хезмәт куя, аннан милициядә эшләгәнен хәтерлим. Минем инде әйткәнем бар, әни ишле гаиләдә туган дип. Һәрберсе өздереп гармун, баянда уйный, һәрберсендә диярлек моңлы тавыш. Мин бу нәселдәнн булуым белән бик горурланам. Әниемнең энекәшләре, абыйлары белән очрашкан мәҗлестә ничек итеп утыруы рәхәт икәнен белсәгез иде. Алардагы юмор, уен көлке, җыр, моң…Минзахит абыйның мин ул сөйләгәндә, авызына гына карап торам. Сокланам, яратам. Алар җыелганда мин инде шыпырт кына аларны тыңлыйм, үрнәк алам. Бездә кеше сөйләп утыру юк, безнең аңа вакыт калмый, без җырлыйбыз… Рәхәтләнеп җырлыйбыз…Бу видео бүген төшерелмәгән, без өйдә, чыкмыйбыз, бары телефон аша гына аралашабыз. Җәйләр җитеп, Алла теләсә, исән имин булып, күрешергә язсын сезнең белән, туганнарым, якыннарым… Сезнең кебек туганнарым булганда, сездән үрнәк алып,сезнең өчен дә җырлыйм әле мин. Минем хакым юк, җырламаска…» дип яза җырчы.

 

 

 

Мәгълүмат Иркәнең Инстаграмыннан

Бәйле