Читтән торып укыту ни рәвешле алып барылачак?

-- Alina

Тормыш үзгәрә: 6 апрельдән мәктәпләр читтән торып укыта башлаячак. Өйдә укыр өчен балаларның компьютер–телефоннары җитәме? Интернет тотмаган очракта нишләргә? Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы дистанцион укытуга кагылышлы сораулар буенча “кайнар линия” ачты.

Укучылар әлегә – каникулда. Ял булуга карамастан, берәүләр проект эшләре ясый, китап укый, сканворд чишә, кул эшләренә өйрәнә, икенчеләр кино- спектакльләр карый. Шул ук вакытта, безнең каникул бит, дип китап–дәфтәрен ачып карамаган, телефоннан аерыла алмаган, социаль челтәрләрдә аралашудан туймаган балалар да бар. Андыйлар, мондый озын ял әле кабат кайчан тәтер, диләр. Тик тагын бер атнадан барысына да “электрон мәктәп” көтә. Диванда ятыпмы, әллә өстәл артына утырыпмы – анысы мөһим түгел, әмма дәресне генә калдырмаска!

– Кызыбыз Зөһрә 1 нче сыйныфта укый. Ул әле платформага керү түгел, компьютерны да кабыза белми. Моңа кадәр рөхсәт итмәгән идек. Без эштән калып, аны өйрәтә алмыйбыз. Абыйлары булышыр дип өметләнәбез. Каникул туйдырды, мәктәпкә барасы килә ди. Шуңа күрә бу галәмәт бетсен дә, тизрәк укулар башлансын иде инде, – ди өч бала анасы Райлә Гарапшина.

Әгерҗе районы мәгариф бүлеге башлыгы Вәсилә Сафиуллина әйтүенчә, укытучылар читтән торып белем бирергә әзер. Укучылар электрон платформаларга теркәлгән. “Таттелеком” белән эш алып барылган.

– Хәзер күп гаиләләрдә интернет тоташтырылган. Әмма мәктәп булмаган, балалар автобус белән йөртелгән бик кечкенә авылларда биремнәрне кәгазь форматта бирергә планлаштырабыз. Андый укучылар сирәк. Замана техникасы булмаган аз керемле гаиләләрне барладык. Аларга авыл советы, почталардагы буш компьютерлар белән ярдәм итәчәкләр. Без барыннан да бигрәк, барлык укучылар электрон челтәргә берьюлы кергәндә, интернет белән тоткарлыклар килеп чыкмагае, дип борчылабыз, – ди Вәсилә Сафиуллина. – Шуның өчен дәресләр вакытын билгеләдек. Кайбер укытучы өйдән, кайберсе мәктәптән торып укытыр дип хәл иттек. Башлангыч сыйныф укучыларын төштән соңга калдырдык. Эштән кайткач, аларга әти-әниләре булыша ала. Һәр яңалыкка ияләшү җиңел түгел, замана балалары барысын да тиз ота, иң мөһиме – сәламәтлек.

Аксубай районы мәктәпләрендә 2800 дән артык укучы белем ала. “Барлык укытучылар да, укучылар да электрон формада эшләргә әзер. Моның өчен мөмкинлекләр бар”, – диде район мәгариф бүлеге башлыгы Станислав Зайцев.
Балтач районының Чепья урта мәктәбенә 17 авылдан килеп укыйлар. Иң ерак авылга –17–18 чакрым. Мәктәп директоры Сәйдәш Нурмиев сөйләгәнчә, телефон барлык гаиләләрдә булса да, компьютерсызлары да бар. Күп балалы гаиләдә берничә балага – берәү генә. Бу очракта “ватсап” яки телефон аша эшләргә туры киләчәк. Укучылар саны 24кә җиткән сыйныфлар да бар. Барысын да күз уңында тотарга кирәк. Шуңа күрә берничә укытучының авылларга барып, укучыларның хәлләрен белешүе дә күздә тотыла.

Педагогларның күпчелеге өеннән укытачак.
Арча районы укытучысы Алсу Вафина да көне-төне буе интернеттан мәгълүмат туплап, электрон дәресләрне тагын да яхшырак бирергә әзерләнә. Шул ук вакытта укучыларның: “Апа, нинди төймәгә басасы әле ул, ничек эшлисе”, – дип “ватсап”аша яуган сорауларына да җавап бирергә кирәк. Укытучы фикеренчә, электрон белем бирү – замана таләбе. Ләкин мәктәпкә барып, укучының күзенә карап, барысын да аңлатып, дәрес бирүгә җитми.

– Без каникулга кадәр өч көн яңача укыттык инде. Әле балаларның күбесе читтән торып укытуга уен кебек карый. Биремнәрне дуслары, әти–әниләре белән бергәләшеп эшләп, “5ле” алучылар да булды. Без бит аларга кем булышканын күрә алмыйбыз. Иң мөһиме – дәрескә керсеннәр дә, эшләсеннәр генә, – ди мөгаллимә. –Укытучылар электрон форматта эшләргә әзер. Тик менә балаларның җаваплылыгы, вакытында йокыдан торып, дәресләрне җитди итеп кабул итүе дә – зур әйбер. Кайберләрнең телефоннары да юк. Монда әти–әниләр ярдәменнән башка гына булмый. Без балаларның яшь төркемнәренә карап, көнне өчкә бүлдек. Кемдер элекрон челтәргә иртәрәк, кемдер соңрак керәчәк. СанПиН кагыйдәләре дә бар, баланы интернетта артыгын да утырырга ярамый.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан читтән торып укытуга мәктәпләрнең ни дәрәҗәдә әзер булуы турында кызыксындык.

– Мондый вазгыять белән беренче тапкыр очраштык. Аз керемле, компьютеры булмаган гаиләләргә мәктәпләр буш компьютерлар тәкъдим итәчәк. Укытучылар электрон белем бирүгә әзер булса да, ерак районнарда элемтә мәсьәләсе дә бар. Бу уңайдан “Таттелеком” белән эш алып барыла. Интернет тотмаган урыннарда телефоннан файдаланырга туры киләчәк. Министрлык вәкилләре районнарга барып, дистанцион укыту мәсьәләсе белән танышты. Казан, Яшел Үзән һәм башка районнарның мәгариф бүлеге башлыклары видеоэлемтэ аша тәжрибәләре белән уртаклашты, – диделәр министрлыкта.

Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы читтән торып укытуга кагылышлы сораулар буенча “кайнар линия” ачты. Белгечләр мәктәп, көллият, техникум һәм югары уку йортларында мондый төр укытуны оештыру буенча сорауларга җавап бирәчәк. “Кайнар линия” эш көннәрендә иртәнге 9 дән кичке 6га кадәр эшли. Сорауларны (843)294-95-70 телефоны аша бирергә мөмкин.

P.S. 30 марттан Саклык банкының мәктәп белем бирү платформасына Татарстан укучылары да кушылды. Бу техник мөмкинлектән 127 мәктәп укучылары файдалана алачак.
– Безне өстенлекле укытудан баш тартырга мәҗбүр итә торганбер генә сәбәп тә юк. Коронавирус таралу куркынычы цифрлы белем бирү платформасын тиз арада гамәлгә кертү өчен өстәмә этәргеч бирә. Илнең 7 төбәгендә 500 меңнән артык укучыны цифрлы платформага тоташтырабыз. Әлеге мөмкинлек белем бирүнең сыйфатын арттыра, укучыларның кызыксынуларын тагын да көчәйтәчәк, – ди Саклык банкы Президенты Герман Греф.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, читтән торып укытканда, укытучы белән укучыга аралашу өчен техник мөмкинлекләр тудыру гына түгел, онлайн-дәресләрнең сыйфатын яхшырту да мөһим. “Мәҗбүр озынайтылган каникулларны без заманча платформаларны үзлектән белем алу өчен мөмкинлекләр дип тә карарга тиеш. Укытучыларны да, укучыларны да әлеге процесска зур җаваплылык белән карарга чакырам”, – ди Президент.

 

 

Мәгълүмат Ватаным Татарстан
Фото mtdata.ru

Бәйле