Галимнәр коронавирусны  “үтерә торган” һава торышы кайчан булачагын сөйлиләр

-- Лейла

Коронавирус таралуны туктатырга тиешле эссе һәм коры һава торышы Россиянең Европа өлешендәге көньякка июнь башында киләчәк. Галимнәр фикеренчә, югары температура булганда COVID-19 активлыгы кими.

Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд  хәбәр иткәнчә, Мәскәүдә, илнең күпчелек өлешендәге кебек үк, эссе һава торышы июль аеннан да иртәрәк куелмаячак.

Аның сүзләренә караганда, июльнең уртача көндезге температурасы 23-25 градус тәшкил итә, әмма 21-23 градуска кадәр термометр баганалары май һәм июнь айларында ук күтәрелергә мөмкин, дөрес, бу бары тик аерым көннәрдә генә. Шул ук вакытта Россиянең Европа өлешендәге көньякта югары температураларны июнь башында ук көтәргә мөмкин.

Үз чиратында биология фәннәре докторы, GMU (АКШ) системалы биология мәктәбе профессоры Анна Баранова аңлатканча, югары температурада тамчылар тизрәк кибә, нәтиҗәдә вирус «бозыла».

Хәзер вирус өслектә өч көн утыра ала икән, эссе һава торышында бу вакыт өч сәгатькә кадәр кыскарачак. Шуның хисабына чир йоктыручылар саны кимиячәк, дип сөйләде Баранова. Ул ачык, җилләтелә торган биналарга гына кагыла, дип аңлатты. Кондиционерлар эшли торган җирдә вирус исән калачак, дип билгеләп үтте биолог.

Чыганак: mk.ru

Бәйле