Җырчылар карантинда буш вакытларын ничек үткәрүләре турында сөйләделәр

-- Лейла
//Татар Тудей//Татар Бүген// Гөлназ Рәшитова

Бүгенге көндә карантин игълан ителгəч, күбебез өйдə утырабыз, гаилə белəн аралашабыз, төрле тəмле ризыклар пешерəбез. Ə менə жырчылар үзлəренең буш вакытларын ничек уздыра микəн?

Бу сорауга жырчы, филармония солисткасы Гөлназ Гафурова жавап бирде:

«Безнең бер көнебез дə концертсыз узмый! Көн саен балалар белəн концерт куябыз».
Үзлəре ремонт ясыйлар, видеодəреслəр карап яңа күнекмəлəр үзлəштерəлəр.
Гөлназ ханым элек эшлəмəгəн эшлəрне эшлəргə, хыялларны тормышка ашырыга вакыт житкəндер, дип саный. Аның фикере буенча намаз укырга, догалар өйрəнергə иң уңайлы вакыт.

Ваһапов фестивале йолдызы Азат Абитов та бу турда сөйлəп китте:

«Карантинда төрле нәрсәләр эшлибез. Беренче тапкыр вайн төшердем. Үземə дə, тамашачыма да бик ошады. Тагын төшерергә исәп! Дуслар белəн эксперименталь туры эфирларга чыгып карыйбыз.

Мәсәлән, кичә Булат Хисмәтов белән үткəрдек: ул өендә баян уйнады,без аңа кушылып җырладык. Буш вакытны файда белəн уздырабыз!», — ди Азат Абитов.

Бәйле