Рината инстаграмында ире очраган авариянең нечкәлекләре турында сөйли

-- Лейла

Күптән түгел Рината Тейның ярдәм сорауын язып чыккан иде. 31 март  Рината инстаграмында ире очраган авариянең нечкәлекләре турында сөйләде.

 «5 Октябрь, 7:20 , иремә: «син кайда?!» дигән смскага җавап алмыйм. 20 минут уза, мин аңа шалтырата башлыйм, бер ун тапкыр шалтыратканнан соң трубканы алалар. «Матурым, ни өчен син дәшмисең», дим. Трубканың теге башындагы кешенең тавышы иремнеке түгеллеген аңлыйм. «Мин полициядән, сезнең ирегез бик куркыныч авариягә очрады, аны ашыгыч ярдәм хезмәтенә бик авыр хәлдә алып киттеләр», ди ул. Минем шокта, янәшәмдә улым утыра, үзем нәрсә булганын аңлыйм да кебек, тик шул ук вакытта берни дә аңламыйм.

Аннан соң без Мамадыш районы реанимациясенә барабыз, һәм шунда барысы да чынбарлыкка әверелә. ⠀

Табибтан ирем янына үтәргә мөмкинме дип сорыйм, ул миңа юк дип җавап бирә, Казаннан вертолет көтүләрен әйтә, ирем бик авыр хәлдә, суламый, кан басымын тотмый һәм бөтен җире сынган иде.  7 сәгать, бу 7 сәгать эчендә мин үземә урын таба алмадым. Нәтиҗәдә, аны Казанга вертолетта озаталар, ә без аның абыйсы белән машинада барабыз. ⠀

РКБда 1,5 ай буе реанимациядә, башта исән калырмы, калмасмы дигән уйлар… Шул көннән башлап 6нчы ай китте инде. Мин Ходайга иремнең исән калуы өчен рәхмәтлемен. Бүгенге көндә без аны терелүе өчен бергә көрәшәбез», – дип яза Рината.

Бәйле