Казанда короновируска «тестлар» сату турында белдерүләр пәйда булды

-- Лейла

Казанда мошенниклар коронавируска «тестлар» сатып алырга тәкъдим итә башлаган. Реклама игъланнар күпфатирлы йортларның мəгълүмати стендларында барлыкка килде.

Игъланнар авторлары тестларны ташламалы бәяләрдән 27 марттан 8 апрельгә кадәр сатып алырга мөмкин, дип белдерә, ә сатып алу турында бөтен мәгълүматны кайбер сайтта белергә була, дип Казан Башкарма комитеты матбугат хезмәтендә хəбəр иттелəр.
Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгында яңа коронавирус йогышына тестларны мөстәкыйль сатып алырга ярамый, дип белдерделәр.

«Коронавируска тест авыз һәм борын куышлыгыннан биоматериал медицина оешмасында табиб юлламасы һәм авыруның симптомнары булган чакта алына. Тестны Русиягə башка илләрдән килгән һәм коронавирус расланган кешеләр белән элемтәгә кергән кешеләр генә узарга мөмкин», — дип шәһәр Башкарма комитеты матбугат хезмәтендә билгелəп үттелəр.

Русия эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә шәһәр халкына билгесез QR-кодларны сканерламаска һәм шикле сылтамалар буенча күчмəскә киңәш иттеләр. Мошенниклык фактлары турында полициягә 02, 112 (мобиль 020) телефоннары аша хәбәр итәргә кирәк, дип полициядә билгелəп үттелəр.

Чыганак: БИЗНЕС ONLINE 

Бәйле