Илсөя Бәдретдинова: «Җырлау түгел сөйләшүем дә чамалы әлегә…»

-- Лейла

Артистларыбыз төрле социаль челтәрләрдә онлайн концертлар куеп, тамашачыларын сөендерәләр. Шушындый концертны инде Салават Фәтхетдинов, Ришат Төхвәтуллин, Фирдүс Тямаев, Илназ Сафиуллиннар оештырды.  Илсөя Бәдретдинованы да тамашачылары эзли икән.  

» — Бу көннәрдэ миңа бик күпләр «нишләп син онлайн концерт куймыйсың?», «нигә туры эфирга чыкмыйсың?»,- дип язалар.
Мин тешемә һәм аягыма операция ясаттым, дуслар . Җырлау түгел сөйләшүем дә чамалы әлегә… Аксак-туксак елмаеп кына йөрим… Менә җайланып бетим генэ әлеее…» — дип җавап биргән Илсөя ханым үзенең инстаграмында.

Татар Тудей коллективы аңа, тизрәк савыгып,  яраткан тамашачыларын үзенең җырлары белән сөендерүен теләп кала.

Мәгълүмат Илсөя Бәдретдинованың инстаграмыннан алынды

Бәйле