Гөлсирин Абдуллина киенгəн килеш тиз генə душ кереп чыккан

-- Лейла

«Туры эфирда булган жазаларның берсе миңа элəкте. Тиз генə душ кереп чыктым дигəнне аңлата бу», — дип язган Гөлсирин.

Комментарийлар арасында бер инстачы Гөлсирингə тыйнаклык житеп бетми дигəн. Үзенең фикерен язып калдырган: «Гөлсирин, мин сиңа киңәш итеп әйтәм. Алай бик чытлыкланма. Азатны ничек яратканыңны беләбез бит. Хатын-кызны тыйнаклык бизи. Бүген Ләйсән Гыймаева белән Булат Бәйрәмов концерты булды. Ләйсән искиткеч тыйнак. Үз-үзен тотышы белән һәркемгә үрнәк булды. Шуларны карап ал син. Син әле яшь. Өлкәннәр сүзенә колак сал яме, үскәнем. Болай сез бик матур пар. Искиткеч матур җырлыйсың. Тыйнаклык җитми сиңа. Хисләреңне иярләргә өйрән. Миңа ачуланма, киңәш итеп язуым», — ди ул.

Башкалар Гөлсирин яклы: «Алар артыгын кыйланмыйлар. Бик матур гына».

https://www.instagram.com/p/B-cji_dBOmN/?igshid=v3w865u6gcxb

Узган туры эфирны да ошатканнар: «Бик күңелле кич утыру булды. Рəхəтлəнеп көлдек!», — дип язалар тамашачылар.

Чыганак: Гөлсирин Абдуллинаның инстаграмы

Бәйле