Күпләр өчен бик тә таныш алып баручы, шагыйрә Ләйлә Дәүләтова карантин көннәрен көтеп алган ял көннәре дип атый. “Алай дияргә ярамыйдыр инде, ләкин күктән төшкән бәхет булды миңа бу ял көннәре! Әй чаба идек. Бакчага, түгәрәккә, мәктәпкә, бассейнга, концертка, эшкә, банкетка, кибеткә”, – дип язган иде ул карантин башланганда.
Шул көннән башлап ул инстаграм укучыларына кызыклы гына фикерләрен җиткерә килде. Бүген исә җомга көннәре белән тәбрикләп, бик тә мәгънәле сүзләр язып куйган. Барыбыз да килешербез дип уйлыйм.
“Бәхетне дә әллә нәрсә дип уйлап йөри идек. Курыкмыйча һава сулау, теләгән җиреңә бару, аралашу – менә шунда икән бәхет. Чын дөньядан баш тартып, туктаусыз телефонга текәлеп утыра идек, менә утырыйк хәзер туйганчы телефонда. Эшкә барасы килми иде… Эх, эшләү дә бәхет икән бит!”
Чыганак: Шәһри Казан