«Чәчләр коелмасын өчен нишләргә?» — файдалы киңәш

-- Alina

Чәч коелуга килгәндә, бүген Җир шарында яшәүче ир-атларның – 66, хатын-кызларның 38 проценты чәч коелудан интегә икән. Рәсми саннар шул хакта сөйли.

Мария Александровна (югары категорияле табибтрихолог, IAT халыкара трихологлар ассоциациясе әгъзасы) сүзләренә караганда, көненә 100 – 105 чәч бөртеге коелу норма санала. «Чәчләр чамадан тыш коеламы-юкмы икәнлекне төгәл ачыклау өчен, кичекмәстән табиб янына барырга кирәк. Үзлегеңнән диагноз куеп дәвалану – зур хата», – ди белгеч. Чәч коелуның сәбәпләрен өч төркемгә бүлеп карый ул. Беренче төркемгә сәламәтлек ягыннан үзгәрешләрне (калкансыман биз эшчәнлеге бозылу, гипофиз, кызылча авырулары, гемоглобин түбән булу, химия терапиясе алу, йөклелек) кертергә мөмкин. Чәч коелуга физиологик сәбәпләр (стресс, курку хисен җиңә алмау, дөрес тукланмау) да этәргеч була ала. Яшәү рәвешенең дә (организмда А витаминының чамадан тыш күп булуы, Д витамины, аксым җитмәү, аз хәрәкәтләнү, чәчләрне даими рәвештә бөдрәләтү, турайту) йогынтысы зур.

Күпләр чәч коелуны ел фасылына бәйләп карарга ярата. Таякның авыр башы гадәттә, кышка төшә. Салкын кышкы көннәрдә чәчләр көчсезләнә, коела башлый дип уйларга күнеккән без. Мария Богданова болай фикер йөртүне уйдырма дип атый. Тәҗрибәле трихолог сүзләренә караганда, чәчләр еш кына организмга витаминнар җитмәгәнлектән коела. Кыш ахыры – яз башы исә витаминнарга, аеруча D витаминына кытлык чоры. Шуңа күрә бу чорда күпләр чәч коелудан зарлана. Белгеч чәчнең баш кавыклау аркасында коелуын да уйдырма дип атый.

– Әмма бу очракта бер искәрмә бар. Чәчләр, баш тиресе һәрчак чиста булырга тиеш. Бүген халык арасында аеруча популяр булган каты, коры, парабенсыз, сульфатсыз шампуньнар аларны чистартып бетермәскә дә мөмкин. Нәтиҗәдә, баш тиресенең чистарып бетмәгән урыннары, бозылып, кавыклый башлый. Ахыр чиктә чәч тә коела. Болар бар да «себорейный дерматит» дигән диагноз куелуга сәбәп була, – ди табиб.

Чәч турында сүз кузгалтуга, тагын бер бәхәсле сорау калкып чыга. Чәчләрне еша юаргамы?  Белгечләрнең бер төркеме: «Башны еш юу зыянлы», – дип кисәтсә, икенче берләре исә аны көн саен юсаң да куркыныч түгел, дип ышандыра. Мария Богданова икенче төркем фикерен куәтли. «Чәчне атнага фәлән тапкыр гына юарга ярый дигән чикләү юк. Аны күпме кирәк, шулкадәр юарга мөмкин. Көн саен юынып торабыз бит. Шуның кебек, әгәр баш тирегез даими рәвештә чистартып торуны таләп итсә, көн саен чәч юуның да зыяны юк», – ди ул.

Чәчләр һәрчак матур булып балкып торсынкоелып тилмертмәсен өчен, түбәндәге киңәшләрне истә тотарга кирәкди Мария Богданова:

  1. Чәчләр һәрчак коелып, яңарып торырга тиеш. Бу – гадәти күренеш. Әмма чәч коелуның да чамасы бар. Әйткәнемчә, көненә 100 – 105 чәч бөртеге коелу норма санала.
  1. Чәчләр һәрчак матур булып балкып торсын өчен, иң элек дөрес тукланырга, сәламәт тормыш алып барырга кирәк. Организм даими рәвештә аксым, май һәм углеводлар белән тәэмин ителергә тиеш.
  2. Чәчләрне җылымса су белән юарга кирәк. Су температурасы уртача 37 градус булырга тиеш.
  3. Чәчне нәкъ менә сезнең баш тиресенә туры килгән шампунь белән генә юыгыз. Каты шампунь яратучыларга аны 1/1 катнашмасында су белән болгатып сөртергә киңәш итәр идем. Чәчкә махсус бәлзәм, сывороткалар тидерү дә файдалы.
  4. Чәчләр өчен төрле майлар да әйбәт. Әмма аларны чәчнең төбенә тидермичә сөртергә кирәк. Майлар баш тиресенә эләксә, күзәнәкләр тыгылып, дерматит башланырга мөмкин.
  5. Чәчләрне зур тешле агач тарак белән көнгә берничә мәртәбә тарау яхшырак.
  6. Чәч үссен өчен аның очларын кисеп торырга кирәк, диючеләр ялгыша. Чәчнең үсү-үсмәве фәкать аның тамырына гына бәйле.

 Чәчләрне ничек тәрбиялисез?

Гөлчирә НӘҖМЕТДИНОВАүләннәр белән дәвалаучы (Арча районыНаласа авылы):

 Чәч коелганда аны элек-электән кычыткан суы белән юалар. Атнага ике-өч мәртәбә чи кыяр согы белән юып чайкау да файдалы. Чәч төпләренә каен җиләге согы да сөртергә була. Ул шулай ук аларны коелудан саклый. Чәч үссен өчен баш тиресенә аракы тидерсәң дә яхшы. Чәчне ат кузгалагы яфрагы, сабакларыннан әзерләнгән төнәтмә ярдәмендә чайкарга да мөмкин. Чәч коелуны булдырмау өчен сырганак җимешләре, солы боткасы һәм төелгән фундук чикләвеген бергә болгатып ашарга кирәк. Түбәндәге төнәтмәнең дә файдасы тимичә калмас. Аның өчен 5 аш кашыгы юкә чәчәген ярты литр кайнар суга салып, утны кысып куеп, иң элек ике минут кайнатырга кирәк. Аннары шуны ярты сәгать төнәтергә һәм шул төнәтмә белән чәчне чайкарга, чәч төпләренә сөртергә кирәк.

Ильмира НӘГЫЙМОВАҗырчы:

 Чәчләрне тәрбияләү – иң яраткан шөгылем. Составында сульфат, парабеннар булмаган профессиональ шампуньнарга өстенлек бирәм. Гади шампуньда селте күп булганга, ул чәчне нык корыта. Чәчемне көнаралаш юам. Атнага ике тапкыр профессиональ маска ясыйм. Әмма аны чәч төбенә сөртергә ярамый. Ул аның төбенә 10 – 15 см чамасы килеп җитмәскә тиеш. Юкса чәч майлы булачак. Чәчне югач, махсус спрейлар сиптерәм, очлары өчен май сөртәм. Язга таба чәчләрем коела башлый. Андый чакта витаминнар эчәм.

Ә сез белә идегезме?

  • Һәр чәч бөртеге 14 төрле элементтан тора. Шуларның берсе – алтын.
  • Җир шарындагы иң озын чәч иясе – ир-ат. Ул Вьетнамда яши. 31 ел эчендә чәчен бер тапкыр да кисеп карамаган әлеге көчле затның чәч озынлыгы бүген 6 метрдан артып китә.

*Хатын-кызларның чәч бөртеге ир-атныкы белән чагыштырганда ике тапкыр юкарак.

  • Чәч коелган урында яңа чәч үсә. Гомер буенча бер урында 20 тапкыр яңа чәч бөртеге үсәргә мөмкин.
  • 1 бөртек чәч 100 г авырлыктагы әйберне тотып тора ала. Кеше башында 100000 чәч бөртеге булуын исәпкә алсаң, чәчкә ике фил бәйләп куйсаң да, ул чыдаячак.

Абау!

— Коры чәчне йомырка белән юарга ярамый. Чөнки аксым баш тиресен бик нык тарттыра. Ә менә кефир чәчләргә, киресенчә, файдалы. Әмма аны мунчага кергәнче сыларга киңәш ителә. Эсседә ачы сөт бактерияләре һәлак була. Кефирлы масканы өй шартларында башыгызны артык җылытмыйча эшлисез икән, ул бөтен файдалы үзлекләрен саклаячак. Моның өчен майсыз кефирны җылытып, чәчкә сылыйбыз да башка полиэтилен киеп куеп, сөлге урыйбыз. Ярты сәгатьтән чәчне шампунь белән юабыз. Чәч коелудан тилмерүчеләр исә түбәндәге масканы ясап карый ала. Ярты стакан кефирны җылытып, бер чәй кашыгы бал салып болгатабыз. Чәчкә сылап, шулай ук полиэтилен киеп куябыз да сөлге урыйбыз. Бер сәгатьтән юабыз.

— Баш кавыклаудан интегүчеләр дә масканы кул астындагы әйберләрдән ясый ала. Андый чакта суган, сарымсак һәм лимон ярдәмгә киләчәк. Беренче масканы ясау өчен уылган бер баш суганга 2 аш кашыгы аракы һәм 1 аш кашыгы кастор мае кушып болгатырга кирәк. Икенче төр масканы ясау өчен уылган бер тырнак сарымсакка 100 г җылытылган әрекмән мае кушасы. Өченче маска 4 аш кашыгы зәйтүн маена 1 аш кашыгы лимон согы кушып ясала. Бу маскаларны башка сылаганнан соң, полиэтилен пакет киеп, бер сәгатьтән соң гына юып төшерергә кирәк.

 

 

Мәгълүмат Ватаным Татарстан

Бәйле