Мәскәү янында Орехово-Зуеводагы йортта шартлау нәтиҗәләре [видео]

-- Alina

Мәскәү янындагы Орехово-Зуево бистәсендә биш катлы йортта шартлау булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мәскәү идарәсе белдерүенчә, Гагарин урамындагы йортта газ белән һава катнашасы шартлау нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, дүрт кеше яраланган.

Һәлакәт урынында коткаручылар эшләве, йортның шартлау булган керешенә күрше керешләрдәге кешеләрнең эвакуацияләнүе хәбәр ителә.

Шартлау Казан вакыты белән 13:30 тирәсендә өченче каттагы бер фатирда булган. Нәтиҗәдә йортның өченче каттан алып бишенче катка кадәр бер өлеше җимерелеп төшкән.

Шартлау сәбәпләрен тикшерү эшләре бара.

 

 

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Бәйле