Фирдания Садриеваның кызы: «Әни белән хушлашырга кайта алмыйм. Чикләр ябык»

-- Лейла

7 апрель Казанда галимә Фирдания Садриева белән хушлашалар. Ул Юдино бистәсенең мөселман зиратында туганнары янында җирләнә. Финляндиядә яшәүче кызы чикләр ябылу сәбәпле кайта алмады.

Казан мәдәният һәм сәнгать институты профессоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фирдания Садриева ​5 апрель Казанның 7нче хастаханәсендә вафат булды. Якшәмбе кичендә хәле начарайган, ашыгыч ярдәм белән хастаханәгә алып килгәннәр. Соңгы бер ел ул йөрәк чире белән авырган.

Мәрхүмәнең кызы Эльвира Низаметдин Финляндия башкаласы Һелсинки шәһәрендә яши. Пандемия вакытында илләр арасында очышлар да, поезд йөрешләре дә туктатылды. Финляндия белән Русия арасында да чикләр ябык. 30 мартта Русия чит илләргә барлык очышларны туктатты. Хәзерге вакытта чартер рейслары ярдәмендә чит илдә торып калган Русия ватандашлары гына кайтарыла. Мәскәүнең «Шереметьево» һава аланы көненә бары тик 500 юлчыны кабул итә. Чит илдән кайткан очракта кеше Мәскәүдә 14 көн дәвамында күзәтүдә тотыла. Бу йогышлы чир таралмасын өчен кешеләр күзәтү астында булырга тиеш дип аңлатыла.

Шул сәбәпле дә Эльвира Низаметдин әнисен соңгы юлга озатырга кайта алмый. Азатлык аның белән элемтәгә кереп сөйләште.

«Карантин аркасында Казанга кайта алмыйм. Төрле юлларны карадык, ләкин, кызганычка, килеп чыкмый, киртәләр бик зур. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты озату мәшәкәтьләрен үз өстенә алды. Аларга рәхмәт. Мин берничек тә кайта алмыйм. Шуңа йөрәк өзгәләнә.

Әнинең йөрәге авырта иде. Күптән түгел ул йөрәгенә операция кичерде, операциядән соң 21 көн «Ливадия» шифаханәсендә булды. Өенә кайтуына ике атна гына әле. Хәле ярыйсы иде, ләкин кинәт начараеп, ашыгыч ярдәм белән алып киттеләр. Анализлар ясалган, йөрәгендә су җыелган булган. Йөрәге түзмәде, өзелде. Әнигә 75 яшь иде», дип сөйләде кызы.

Төрле юлларны карадык, кызганычка, килеп чыкмый, киртәләр бик зур

Кызының сүзләренә караганда, аның җәсәден моргтан ябык табутта чыгарачаклар. Гәүдәсе дә махсус саклану тукымасына төрелеп табутка салыначак дигәннәр. Эльвира Низаметдин әйтүенчә, әнисендә коронавирус диагнозы булу-булмавы билгеле түгел. Ләкин табиблар саклык чаралары күрелергә тиеш, җәсәдне җирләүнең үз кагыйдәләре бар дип аңлатканнар.

«Мәрхүмәне озатырга килүчеләр дә махсус киемнән булырга тиеш дип алдан ук әйттеләр. Саклану киемнәре булмыйча беркая кертмәячәкләр. Табутны ачмаячаклар, аның йөзен берсе дә күрә алмаячак» дип сөйләде мәрхүмәнең кызы.

Чыганак: чит ил агентлыгы

Бәйле