Казанда суд карары буенча Пушкин урамындагы «Кебаб Сити» кафесы эшчәнлеге туктатылды.
Объект эшчәнлеген ТР Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасында яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында»гы карарын бозу сәбәпле туктаталар.
Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, «бина халыкка туклануны оештыру буенча хезмәт күрсәткән».
ТР Министрлар Кабинеты карарын бозган өчен бина эше 60 тәүлеккә туктатылган. «Законсыз эшчәнлек яңадан башланган очракта, учреждение җитәкчелегенә административ һәм җинаять җаваплылыгы яный», — дип билгеләп үттеләр ведомствода.
Чыганак: "БИЗНЕС Online"