Ришат Төхвәтуллин: «Минем өчен иң мөһиме ЗАГС та түгел, ә никах»

-- Лейла

Аны яше дә, карты да үз итә. Аеруча да яшь җилкенчәк кызлар аның турында уйланып, хыялланып үлә инде менә. Ул бик тыйнак. Әмма үзен бик тиз кызып китүчән дип сурәтли. Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллинның тагын нинди сыйфатлары бар икән?

“Агымсу юлын таба”
Ришат репертуарындагы һәр җыр да диярлек тамашачы тарафыннан җылы кабул ителә һәм хитка әверелә. Ә кайбер җырлары аңа тормышта да бик ярдәм итә икән.

– Һәрбер кеше тормышында төрле хәлләр була. Авыр мизгелләр дә. “Никадәр авыр булса да, агымсу юлын таба”, – дигән җырның сүзләрен ишеткәч, күңелемә җылылык өстәлде. Бу тормышта төрле авырлыкларны үткәндә менә шушы җыр һәрвакыт минем белән янәшә. Тамашачылар да бик күп яза. “Ришат менә шушы җырың авыр минутларда бик нык ярдәм итә”, – диләр. Ул җырны аерым хөрмәт, мәхәббәт белән башкарам, – ди Ришат.

Җырчы бүгенге вазгыять турында да үз фикерен әйтте.
– Үзебезнең көч, бердәмлек белән шул зәхмәтне дә, коронавирусны да ерып чыга алырдай халык. Сугыш вакытында да халык бирешмәгән, бу чорда да без бирешмибез, – дип өмет баглый ул. – Бу бик куркыныч хәл. Әгәр дә без хәзер өйдә тормасак, шундый ук яшәү рәвеше алып барсак, әлбәттә бу чирнең таралырга мөмкинчелеге күбрәк була. Шуңа күрә барлык милләттәшләргә мөрәҗәгать итәм: әлегә өйдә торыгыз!

Утсыз концерт
Идеаль кешеләр булмый, диләр. Ришат исә бар нәрсәнең дә сыйфатлы, җиренә җиткереп эшләнелгән булуын ярата. Үзе дә шуңа омтыла. Табигатьтән бирелгән сәләтенә һәм тырышлыгына ышанмыйча гына сынаучылар да булгалый икән үзен.

— Мине күп тапкыр сынап карадылар. Микрофонсыз да җырлаган булды. Берсендә Башкортстанда концерт куябыз. Ялгышмасам яз, кар әле эремәгән чак. Бер комбайнчы, кыш көне басуда нишләп йөргәндер, бөтен шәһәргә ут килә торган багананы бәреп төшергән һәм шәһәрдә ут бетте. Бөтен халык телефоннарын чыгарып, сәхнәне фонарьлар белән яктыртып, бары тик баянга кушылып, биючеләр белән, “шәм яктысында” бер сәгатьлек концерт куйдык. Ул концерт гомеремә истә калды. Аппаратурасыз концерт куярга мөмкин. Әмма кап-караңгы сәхнәдә чыгыш ясау җиңел түгел, — ди җырчы.

Ришат һәм спорт
Әлбәттә яшь кызлар җырчының тавышына гына түгел, чибәрлегенә, төз гәүдәсенә дә гашыйк булмый калмыйдыр. Ришатның һәрвакыт яхшы формада булуының сере – кечкенәдән спорт яратуындадыр, мөгаен. Ришат волейбол уйнарга ярата. Шулай ук өстәл теннисы, йөгерүне үз итә.

— Егет кешегә маймылдан әзрәк матур булса, шул җиткән, – ди ул уенын-чыны бергә кушып. – Сәламәт яшәү рәвешендә килгәндә, спорт белән шөгыльләнәм. Спортны бик яратам. Чөнки эмоцияләр ягыннан да бушыйсың, физик яктан да ныгыйсың. Бар яклап та үзеңә илһам, көч аласың. Бер сәгать буе йөгергәндә үз-үзең белән каласың. Күп нәрсә уйланыла, эшләнелә, чишелмәгән мәсьәләләргә шунда нокта куясың.

Тышкы яктан бар җире дә җитеш кебек күренгән җырчының хыяллары да юк түгел. Әмма ул алар хакында кычкырып йөрергә яратмый.
— Кечкенәдән ике максатым бар иде. Спорт яисә музыка. Әлбәттә, музыканы сайладым. Ни өчен икәнен әйтә алмыйм, бәлки кечкенәдән сәхнәдә үскәнгәдер. Чөнки әнием 20 елдан артык мәдәният йортында эшләде. Без гаиләбез белән сәхнәдә үстек. Бәхет тынычлык ярата, диләр. Хыял да тынычлык ярата. Ул кайчан да булса тормышка ашса, нәрсә турында хыялланасың дигән сорауга җавап бирәчәкмен.

Ришатның техникага да хирыслыгы бар. Башта үзем өйрәнәм, аннан белгечне эшкә алам, ди җырчы.
— Нинди генә эшкә тотынсам да, барысы да югары дәрәҗәдә, сыйфатлы итеп эшләнгән булырга тиеш. Әти дә бик сабыр, әни дә бик акыллы кеше. Мин үзем бик кайнар, тиз кабынып китүчән. Минем төркемдә эшләве бик авыр. Әмма алар профессионал, бик әдәпле кешеләр, — ди уены-чыны белән бергә Ришат Төхвәтуллин.

Россия киңлеге
Һәр тамашачы да үзенең кумирын зуррак киңлекләр яулавын телидер, мөгаен. Ришаттан да еш кына Россия күләмендәге проектларда катнашырга теләгең юкмы, дип сорыйлар икән.
— Россия күләмендә проектта катнашырга теләк бар. Мин татар сәнгатендә үземне ышанычлы хис итәм, ә русныкында юк. Анда башка менталитет, җырны башка төрле итеп тамашачыга җиткерергә кирәк. Русчага тәрҗемә ителми торган моң дигән сүз бар. Татарча башкарганда ниндидер бер могҗиза бар, ул башка әйбер, — дигән фикердә Ришат.

Өйләнү турында
Ришатка иң еш бирелә торган сорау — аның шәхси тормышына кагыла торганы. Фанат кызлар армиясен дә җырчының йөрәген ничек яуларга дигән сорау борчыйдыр.

— Кайчан өйләнәсең дигән сорау белән миңа килмәгез. Әгәр өйләнсәм дә, әйтәсем килсә, сез иң беренчеләрдән булып беләсез. Үз җае белән, өйләнмичә калмыйм. Кемдер әйтә Асаф абый 50 яшендә өйләнде, 50дә кызыгы бетә, ди. Алла боерса, вакытында өйләнеп, балаларның бәхетен күрергә язсын.

Нинди кызлар ошый сиңа, дигән сораулар күп килә. Бер сүз белән әйткәндә, тыйнак кыз. Тыйнак кыз дигәч, бигрәк бу иске фикерле, дип уйлый күрмәгез. Безнең әбиләребез тыйнак булып, менә дигән егетләрне үзләренә каратып, бик матур гаилә корып җибәргән. Бүгенге кызларга карасаң, кабартырга мөмкин булган бөтен җирен кабарталар. Андый ясалма кызларны аңлап бетерә алмыйм. Үзеңнең Ходай биргән матурлыгың белән, үз сөйгән ярыгызны, чын мәхәббәтне табып, гаилә коруыгызны телим. Безнең татар кызлары гримсыз да, кабарткычсыз да матур, — ди Ришат.

Җырчы сүзләренә караганда, ул инде гаиләле булырга да әзер.
— Гаилә кору теләге юк түгел, әлбәттә, бар. Инде яшь тә 30дан югары. Гаиләне уйлый башларга кирәк. Балаларымны күрәсем килә. Йөргән кызың булмаса, гаилә кору турында уйлап булмыйдыр, — диде Ришат радиодагы туры эфир вакытында.

Ришат гаиләсендә өч бала үскән, шуңа үзе корачак гаиләдә дә кимендә өч бала булуын тели. Әмма үзе белән яшәү авыр икәнен, аны һәм эшен аңлый торган кеше генә артист белән яши алачагы хакында да кисәтә.

— Өйләнмәвемнең сәбәбе — гастрольләр. Минем 22 яшьләрдә дә өйләнү мөмкинлеге бар иде. Әмма сәнгатьне сайладым, аякка басу максаты куйдым. Хәзер хыялларым әкрен генә тормышка ашып бара. Әгәр үлеп гашыйк булсам, өйләнү өчен бер көн дә җитә. Минем өчен иң мөһиме ЗАГС та түгел, ә никах, — дип белдерде җырчы.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле