Россиядә коронавирус белән авыручыларга әлеге чирдән терелүчеләрнең канын салалар?!

-- Лейла

Бу коточкыч чирдән дәваланучы 7 пациентка кан салынган инде. Мәскәү мэрының социаль үсеш мәсьәләләре буенча урынбасары Анастасия Ракова хәбәр иткәнчә, Россиядә COVID-19 дан терелгән 11 кеше коронавирусны дәвалау өчен плазма доноры булган. Бу хакта ria.ru яза.

«Бүгенге көндә Мәскәүдә COVID-19 дан сәламәтләнеп чыккан 11 кеше кан салдыру буенча донор булды», — дип белдерде Анастасия Ракова. Аның сүзләренчә, Мәскәү хастаханәләрендә чирдән дәваланучы 7 авыруга кан салынган инде.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле