Башкортстан РКБ-сында табиблар бер-берсенә вирус күчергән диме? Гауга чыккан… [видео]

-- Лейла

Башкортстаннан юрист Тимур Уразмәтов Уфадагы Куватов исемендәге республика клиник хастаханәсе табибларының оешмада коронавирус таралу очрагы сәбәпле прокуратурага мөрәҗәгать итәчәген белдерә. Бу турыда ул Русия кеше хокуклары шурасы әгъзасы һәм журналист Леонид Никитинга язган хатында хәбәр итә. Хат «Эхо Москвы в Уфе» сайтында дөнья күргән.

Уразмәтов үзенең Куватов хастаханәсе табибы Римма Камалованың улы булуын яза. Ревматология бүлеге мөдире Камалова 9 апрельдә Эхо Москвы радиосында һәм Idel.Реалиига хастаханәдә коронавирус таралу очрагы турында сөйләгән иде.

Тимур Уразмәтов Куватов хастаханәсенең корнавирус учагы булып китүен «коточкыч ахмаклык, җавапсызлык» дип атаган. Ул кешеләрне куркыныч астына куйган бу хәлләрнең килеп чыгуында Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин һәм аның такымын, шул исәптән хастаханәнең баш табибы Эльза Сыртланованы гаепли. «Алар берничә ай эчендә республиканың сәламәтлек саклау системын җимерде», дип яза Уразмәтов.

Юрист сүзләренчә, Куватов исемендәге хастаханәдә респиратор авырулар саны арта барса да, ул очракларга «хастаханәдән читтә башланган үпкә ялкынсынуы» дип диагноз куйганнар, COVID-19 тесты ясаудан баш тарканнар. Табиблар яңа авыруларны кабул итүдән туктарга сораса да, җитәкчелек, хастаханә керемнәре кимүдән куркып, моны эшләмәгән. Табибларга шәхси саклану чаралары (битлекләр, саклану киемнәре) бирелмәгән.

Уразмәтов хастаханәдә чынлыкта 9 гына түгел, күбрәк кеше коронавирус белән авырый дип яза. «Кичә ревматология бүлегеннән коронавируслы 23 пациент чыгарылды, нейрохирургия бүлегеннән 18 кеше, башка бүлекләрдә дә шул чама. Ягъни авырулар арасында коронавирус йоктыру очраклары йөзләгән, ә табиблар арасында – дистәләгән. Бу бит алдан язылып килгән кешеләр, алар ниндидер чирләрен табибка күрсәтергә теләгән, һәм хастаханә җитәкчелеге җавапсызлыгы аркасында коронавирус йоктырган», дип яза Уразмәтов.

Чыганак: чит ил агентлыгы

Бәйле