Май башында теплицага күчереп утырту өчен кыяр чәчү вакыты җитеп килә. Моның өчен бездә барысы да әзерме?
Орлык.Аны махсус кибетләрдән яки үзегез ышанган кешедән генә сатып алырга тырышыгыз. Яңа пакет артыннан кибеткә юл тотканчы, хәзинәгездәгеләрне барлагыз. Иске орлыктан тишелгән үсентеләрдә кысыр чәчәкләре аз була. Кыяр орлыгын 5 – 7 ел дәвамында сыйфатына зыян китермичә сакларга мөмкин. Төсле тышчага катырылмаган орлыкларны, чәчкәнче, марганцовка эремәсендә (дезинфекцияләү өчен)
тотарга кирәк.
Савыты. Хәзер чәчсәк, кыяр үсентесе теплицага күчереп утыртканчы инде 4-5 чын яфрак чыгарырга өлгерә. Шулай икән, орлыкларны кимендә 0,5 литр сыешлы савытларга чәчү кирәк. Чүлмәкнең 7 – 10 см биеклектә булуы әйбәт. Ә инде кыяр орлыгын апрельнең икенче яртысы яки ай азагында гына чәчәргә ниятләп торучылар өчен 0,3 литрлы яисә як-ягы 4-5 см озынлыктагы шакмак рәвешендәге кассеталар да ярап торачак.
Туфрагы. Кыяр өчен төрлечә әзерләнгән туфрак катнашмасын кулланырга мөмкин. Үзегезгә кайсы ошый, шунысын сайлап алыгыз.
Торф + черемә (3:1 яки 2:1 яисә 1:1 нисбәтеннән).
Торф + черемә + пычкы чүбе (5:1:1).
Кәсле туфрак + черемә + торф (1 + 1 + 1).
Ашлама. Кыяр үстерү өчен гадәттә комплекслы яки азотлы, фосфорлы һәм калийлы ашламалар кулланыла. Орлык тишелеп чыкканнан соң ике атна узгач, үсентене минераль коктейль белән тукландыру әйбәт (10 литр суга 5 г азотлы, 5 г калийлы, 20 г фосфорлы ашлама һәм 20 г известь нисбәтеннән).
Чыганак: Ватаным Татарстан