Кыяр үстерүнең дә үз серләре бар икән…

-- Лейла

Орлык.Аны махсус кибетләрдән яки үзегез ышанган кешедән генә сатып алырга тырышыгыз. Яңа пакет артыннан кибеткә юл тотканчы, хәзинәгездәгеләрне барлагыз. Иске орлыктан тишелгән үсентеләрдә кысыр чәчәкләре аз була. Кыяр орлыгын 5 – 7 ел дәвамында сыйфатына зыян китермичә сакларга мөмкин. Төсле тышчага катырылмаган орлык­ларны, чәчкәнче, марганцовка эремә­сендә (дезинфекцияләү өчен)
тотарга кирәк.

Савыты. Хәзер чәчсәк, кыяр үсентесе теп­лицага күчереп утыртканчы инде 4-5 чын яфрак чыгарырга өлгерә. Шулай икән, орлыкларны кимендә 0,5 литр сыеш­лы савытларга чәчү кирәк. Чүлмәкнең 7 – 10 см биеклектә булуы әйбәт. Ә инде кыяр орлыгын апрельнең икенче яртысы яки ай азагында гына чәчәргә ниятләп торучылар өчен 0,3 литрлы яисә як-ягы 4-5 см озынлыктагы шакмак рәвешендәге кассеталар да ярап торачак.

Туфрагы. Кыяр өчен төрлечә әзерләнгән туфрак катнашмасын кулланырга мөмкин. Үзегезгә кайсы ошый, шунысын сайлап алыгыз.

Торф + черемә (3:1 яки 2:1 яисә 1:1 нисбәтеннән).

Торф + черемә + пычкы чүбе (5:1:1).

Кәсле туфрак + черемә + торф (1 + 1 + 1).

Ашлама. Кыяр үстерү өчен гадәттә комплекслы яки азотлы, фосфорлы һәм калийлы ашламалар кулланыла. Орлык тишелеп чыкканнан соң ике атна узгач, үсен­тене минераль коктейль белән тук­ландыру әйбәт (10 литр суга 5 г азотлы, 5 г калийлы, 20 г фосфорлы ашлама һәм 20 г известь нисбәтеннән).

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле