Түбән Кама лабораториясендә коронавируска тестларны ничек үткәрүләре турында сөйләделәр

-- Лейла

Түбән Каманың клиник-диагностика лабораториясе мөдире Светлана Макаревич шәһәрнең дәүләт медицина оешмалары лабораторияләрендә коронавирус йогышына тикшеренүләр ничек уздырулары турында сөйләде. Интервью Түбән Кама муниципаль районы сайтында урнаштырылган.

Аның сүзләренә караганда, Түбән Камада COVID-19 лаборатор диагностикасын 28 марттан башлап ПЦР-лаборатория һәм хатын-кызлар консультациясе базасында үткәрә башлаганнар.

Лаборатория торак-коммуналь хуҗалыгында булуга карамастан, тышкы киңлек өчен куркыныч тудырмый, чөнки ул санитар нормаларга туры килә һәм аерым керү мөмкинлеге бар, дип ассызыклады белгеч.

Әмма тестны чит илләрдән килгән һәм алар белән элемтәләре булган халыкның аз гына категориясе уза ала. Үз сәламәтлекләре өчен җитди борчылучылар инфекционист яки табиб-терапевт белән консультациядән соң гына тикшерүне уза алалар.

«Анализны  иминлекнең барлык чараларын үтәп, носоглоткадан һәм ротоглоткадан алалар һәм безнең лабораториягә илтәләр. Тестларның уңай нәтиҗәләре ачыкланган очракта, без кичекмәстән сәламәтлек саклау министрлыгына хәбәр итәргә тиеш, ә аннан соң барлык транспортировкалау кагыйдәләрен үтәү буенча уңай проба Казанга раслауга җибәрелә», — дип аңлатты мөдир.

Аның сүзләренә караганда, табиблар көчәйтелгән режимда эшли.

«Анализларны башкаруда 3 кеше катнаша: 1 табиб һәм 2 лаборант. Лаборатория хезмәткәрләре иртәнге 7дән кичке 9га кадәр эшли, әлегә барлык эш күләме үтәлмәгән. Әлбәттә, саклагыч костюмнарда эшләү бик авыр. Лаборант халат, бүрек, респиратор, битлек, күзлек, өстән тагын саклагыч костюм кия. Бу экипировканы барлык эшләр тәмамланганчы төшермиләр, шуңа күрә бернинди өзеклекләр, перекуслар һәм башкалар була алмый», — дип билгеләп үтте Макаревич.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online"

Бәйле