Кеше җирләүгә чыгу — атнасына бер, судка бару айга бер тапкыр гына…

-- Лейла

Республиканың коронавируска каршы көрәш оператив штабы СМС-рөхсәт алу системасына үзгәрешләр кертергә булган.

Сәбәбе – кайбер гражданнар аннан явызларча файдалана башлаган.

Татарстанның информацион технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр иткәнчә, хәзер аерым максатларда рөхсәт алу атнага яки айга берничә тапкыр гына мөмкин булачак. “Аерым категория гражданнар моның белән явызларча файдалана башлады”, ди ул.

Аерым алганда, кеше җирләүгә хәзер атнага бер, суд утырышларында катнашуга – айга бер, Күпфункцияле үзәкләргә баруга – атнага бер тапкыр гына СМС-рөхсәт алып булачак. Дачага бару чыгу мөмкинлеге атнага ике тапкыр гына мөмкин.

Чыннан да, урамга бары тик бик кирәк очракта гына чыксак иде, җәмәгать!

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле