“Егет кеше горур булырга тиеш”: Гөлназ Асаеваның очрашып йөргән егете бар?

-- Лейла

Яшь җырчы Гөлназ Асаева туры эфир вакытында үзенең шәхси тормышына кагылышлы сорауларга җавап бирде.

Йөрәге буш дип йөргән җырчы кызның, баксаң, инде 1 ел очрашып йөргән егете бар икән. Әмма шулай булуга да карамастан, ул мәхәббәт өчен йөрәгем буш, ди.

-Минемчә, егет кеше горур булырга тиеш. Елап, минем белән очраш инде дип йөргәннәргә мин чирле итеп карыйм, — ди Гөлназ.

Гөлназ аралашкан, дус итеп йөргән кешеләр арасында егетләр күп икән.

-Әмма мин аларга дус буларак кына карыйм. Гомумән, кызлар арасында дусларым юк. Әнидән кала, — ди җырчы.

Чыганак: Шәһри Казан

 

Бәйле