Чернобыль зонасындагы янгын радиоактив калдыклар сакланучы складка якын килә [видео]

-- Лейла

Бүген, Чернобыль зонасындагы янгынның унынчы көнендә, ут Припять шәһәренә җиткән һәм радиоактив калдыклар сакланучы складка якын килә. Бу хакта үз фейсбукында Чернобыль зонасы белән идарә итү буенча Дәүләт агентлыгындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Ярослав Емельяненко хәбәр итте.

«Вәзгыять кискен. Зонада янгын. Җирле хакимиятләр хәбәр иткәнчә, вәзгыять контрольдә, әмма ут яңа территорияләрне биләп ала «, — дип белдерде Емельяненко.

Аның сүзләренә караганда, ут «Подлесный» радиоактив калдыклар саклана торган урыннан  ике чакрым ераклыкта, анда бөтен Чернобыль зонасының һәм ЧАЭСның иң югары актив радиацион калдыклары. Чернобыль янгыннары инде унынчы көн сүндерелә, ә ут, коткаручылар эшенә карамастан, читләшү зонасының иң куркыныч объектларна якын килә, дип билгеләп үтә Емельяненко.

Ул Президент офисына, турыдан-туры Украина башлыгы Владимир Зеленскийга, Премьер Денис Шмыгальга һәм ЭЭМ башлыгы Арсен Аваковка мөрәҗәгать иткән.

Чернобыль зонасында янгын 4 апрельдә башланды. Шәһәр тибындагы Полесское поселогындагы агач ташландык йортлар (кешеләр анда 1986 елдан бирле яшәми) тулысынча юкка чыгарылды, бөтен территория, шул исәптән иске зират та яна. Украина хокук сакчылары янгынның сәбәбе ут төртү булды, дип саный. Хакимиятләр шикләнелүчене тоткарлау турында хәбәр иткән инде.

Чыганак: novayagazeta.ru

Бәйле