Кәрәзле элемтә бәяләренең күпмегә артачагы билгеле булды

-- Лейла

РИА Новости хәбәр иткәнчә, бәя артуның төп сәбәпләре – икътисади хәлләрнең начараюы, халыкның ихтыяҗы кимү, валюта курсы һәм аренда түләве үсү. Ә иң әһәмиятлесе – кәрәзле элемтә операторларының кече һәм урта бизнес вәкилләре арасыннан байтак кына заказчыларын югалту ихтималы. Корпоратив клиентлар арасыннан шактые элек төзелгән контрактларны озайтудан баш тарта башлаган да инде. Нәтиҗәдә операторларның бу өлкәдәге кереме 30-40 процентка кимегән.

Шулай ук соңгы атналарда үзизоляция режимы аркасында интернеттан файдаланучыларның 30-50 процентка артуы, социаль әһәмиятле интернет-ресурсларга бушлай керү программасын эшләтеп җибәрү дә операторларның чыгымнары үсүгә китергән. Белгечләр әйтүенчә, боларның барысы да челтәрләрне яңартуны таләп итә. Рубль курсы төшү һәм Кытайдан җиһазлар җибәрүдәге тоткарлыклар исә моңа аяк чала.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле