«Аларга бик хәтерем калды» — Хәмдүнә Тимергалиева

-- Alina

Халык аны туры сүзле булуы, фикерен өздереп әйтүе, энергиясе, дәрте өчен ярата. Татарстанның халык артис­ты Хәмдүнә Тимергалиева белән без хатын-кыз шәхесләрне кадерләү, сәхнә арты тормышы, җырны башкару хокукы турында сөйләштек. Ул һәрвакыттагыча турыдан әйтүе белән ихтирам, яратуыбызны яулап алды.

:: Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров, бездә хатын-кыз кадерен белү юк, хатын-кыз шәхесләргә һәйкәлләр дә салынмый, мактаулы исемнәр дә бирелми, дигән проблема күтәрде. Сез аның фикере белән килешәсезме?

– Хатын-кызга игътибар, чыннан да, юк дәрәҗәсендә. Әйтик, композитор Сара Садыйковага, үлгәч, Тукай премиясе бирделәр. Шагыйрә Лена Шагыйрьҗанга, үлем түшәгенә яткач, шушы мәртәбәле бүләккә ия булуын игълан иттеләр. Бу нинди эш инде? Иң талантлы кешеләргә игътибар юк, шул ук вакытта мәдәният дөньясына кичә генә аяк баскан кешеләр бөтен дан-дәрәҗәне җыеп ала. Бу арада «атказанган» исемен бигрәк каты тараттылар. Аңа радио-телевидениедә бераз күренгән, ә аерым бер генә концерт та куймаган кешеләр дә лаек булды. Сәхнәдә егерме бишәр ел эшләгән, концертлары белән бөтен Россияне иңләгән артистларны исә күрүче дә, белүче дә юк. Бу сүзне әйтүемне яратмаслар инде. Әнгам Атнабаевча әйтсәк, телем минем – дошманым минем. Шуңа күрә күбрәк дәшмәскә тырышам. Ләкин сез сорагач, җавап бирмичә булмады инде.

:: Ә ни өчен хатын-кызга игътибар аз соң ул? Бер караганда, алар гел игътибар үзәгендә булырга тиеш кебек.

– Сине күрсеннәр өчен, сукыр чебен кебек, җитәкчеләр күзенә керә белергә кирәк. Мин гомеремдә дә алай эшләмәдем, ялагайлана белмәдем.

:: Димәк, Казанга Уфадан килгәч, сезне күтәреп алучы булмады.

– Барысына да үз тырышлыгым белән ирештем. Эткәли тордылар, башыма суга тордылар, мин исә сикереп торып алга баруымны дәвам иттем. Фәкать үземә генә таяндым, үз көчемә генә ышандым. Нәрсә генә сөйләмәделәр, нинди генә гайбәт чыкмады. Кайчак, Хуҗа Насретдин кебек, үзем дә, әллә дөрес сөйлиләрме икән болар дип, шикләнеп куйган чак­лар булды.

:: Сез «яшьләрне крышевать итәм» дип әйтергә яратасыз. Ә ул яшьләр өлкәннәрне санлыйлармы соң? Әйтик, күптән түгел Элвин Грей белән Салават арасында низаг чыкты. Элвин Грей Салаватның «Уфтанма», «Салкын чәй» җырларын җырлый башлады.

– Хәзер бит элеккеге җырларны сатып алалар. Әгәр Радик Юлъякшин (Элвин Грей) бөтен шартын туры китереп, бу эшне башкарган икән, алар арасында бөтенләй бәхәс булырга тиеш түгел. Элвин Грейның үз юлы, талантлы егет. Мин аны хәтта Татарстанның, Башкортстанның Майкл Джексоны дип әйтер идем. Салаватка калса, ул инде утыз ел тамашачысын тота, аның үз юлы, үз дәрәҗәсе. Аның кебек тамашачы белән эшләү бөтен кешенең дә хәленнән килми. Бер җырдан Салаватның хәтере калган икән, әле алар дошман дигән сүз түгел. Аңлашырлар. Яшьләрдә өлкәннәргә хөрмәт юк дип кис­тереп әйтмәс идем. Үземнән чыгып әйтәм. Мин 51 нче ел сәхнәдә, яшь буын артистлар миңа хөрмәт белән карый. Үзеңне ничек куясың бит.

:: Чөнки «крышевать» итәсез…

– Ул сүзгә халык егылып китә инде. Ләкин дөресе шул: бөтен яшь артист миңа тартылып тора. Яраттыра белүнең сере гади: аларны яратырга кирәк. Борын астыңда юешең кипмәгән дип кимсетергә ярамый. Беребез дә җиде класс бетереп тумадык бит. Җыр ул шундый сәнгать: аны көне-төне өйрәнергә, үзеңне шуңа багышларга кирәк. Менә 71 яшемдә дә өйрәнәм бит әле. Көн дә өйрәнергә кирәк.

:: «Галигә барам әле» дигән җыр турында сүз чыккач, күз алдына сез килеп басасыз. Үзегезне бу җыр белән бәйләүне ничек кабул итәсез?

– Ул җыр белән генә бәйләргә ярамый мине. «Галигә барам әле» тарихына килгәндә, халык арасында җырлана, ләкин җырчылар бик игътибарга алмый торган җыр иде ул. Моны эшкәртсәң, баетсаң, бик популяр булырга охшаган дип уйладым. Берүзем утырган чакта, төрле нюанслар кертеп, эшкәртеп тә чыктым. Беренче тапкыр бу җырны Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында башкардым. Уңыш бәйрәме иде ул. Тамашачыларның, мөгаен, күпчелеге колхоз рәисләре булгандыр. Чөнки бар да тук чырайлы. Җырлап бетердем, кул чаба болар. Аларның кул чабуыннан зал күкрәп тора. Тук кешеләр бит, хәл бар. Яратканнарын сизеп калдым да бөтен концертларда җырлый башладым. Һәр җирдә яратып кабул иттеләр. Берзаман азагында: «Галигә бармыйм әле, уйлап, уйлап тордым да Торна Зарифка барам», – дип җырлый башладым. Безнең авылда акылга зәгыйфь Зариф атлы егет булган. Буе озын булганга, Торна кушаматы тагылган үзенә. Алай-болай шукландык исә, әнкәй «Торна Зариф» дип сүгә иде безне. Бер истәлек булсын әле дип, шушы Торнаны җырга куштым. Безнең авыллар ишеткәч, көлүдән егылганнар ди. Авыл халкы өчен истәлек булып калды ул җыр.

Яратып башкарган җырларымның иң «коронные» – «Җомга көе». Минем әткәйнең җыры. Аны миннән сорамый-нитми алып җырлый башладылар. Аларга бик хәтерем калды.

Минем өчен иң кадерле берничә җыр бар. Болар – «Җомга», «Борай көе», «Чия­ле тау», «Галигә барам әле». Шушыларга эзләми-сорамый килеп кагылсалар, җанымны телгәләгән шикелле була. Мин бит әле исән, җырлыйм. Җиренә җиткереп җырласалар – бер хәл, ваталар, кыралар, кул-аякларын өзгәләп ташлап, гариплиләр кебек тоела.

Соңгы вакытта «Галигә барам әле» җырын үзем дә башкармый торам. Чөнки аны баянчы Рөстәм Вәлиевтән башка күз алдына да китереп булмый…

:: Сәхнә кешесен иҗаты гына түгел, гайбәт тә күтәрә. Һәрхәлдә, күпләр үзләрен нәкъ менә шул юл белән танытырга тырышалар. Бу фикергә сезнең карашыгыз нинди?

– Гайбәт яхшы нәрсә түгел инде ул. Үзем дә интектем аннан. Мин – яхшы гаиләдә тәрбияләнеп үскән кеше. Әткәй мәдрәсәдә укыган, туганнарым да төшеп калганнардан булмады. Абыем урман хуҗалыгы җитәкчесе булып эшләде. Бер апам орден-медальләргә лаек булды. Без – тәрбияле нәсел. Үзем халык алдында булдым, гомерем җырлап үтте. Бер көнне берәү Инстаграмда «намазга утырырга вакыт, ул гарип» дип язганнар. Шуңа җавап бирим әле. Беренчедән, нәселебездә гарип булганы юк, минем дә дүрт саным төгәл. Минем 51 ел буе җырлаган җырым – үзе намаз кебек ул. Әткәй – догалы кеше, мин исә вакыты җитмичә утырмыйм. Аны җиренә җиткереп, күңелең белән бирелеп эшләргә кирәк. Кеше алдында яулык бәйләп, «показуха» белән шөгыльләнүчеләрне җенем сөйми. Иман – калебемдә, Аллаһы Тәгалә – йөрәгемдә. Социаль челтәрләрдә булу-булмауга килгәндә, мин аңа энекәшем Илһам Шәриф килгәндә генә күз салам. Үзем гап-гади, төймәле телефоннан кулланам.

Виртуаль дөньяны үземә кирәксенмим. Чөнки анда пычрак күп, гайбәт күп. Чын тормышта яшәүгә, телефоннан аралашмыйча, күзгә-күз карап сөйләшүгә бернәрсә дә җитми.

:: Сәхнә шәхси тормышка ничек тәэсир итә?

– Сәхнәнең шәхси тормышка бернинди катнашы юк. Барысы да кешенең үзеннән тора. Гомеремне сәхнәгә багышладым, гаилә корырга вакыт булмады, дип сөйләүне, гомумән, кабул итмим. Ул дөрес сүз түгел. Менә мин ялгыз. Ләкин ул сәхнәгә бәйле ялгызлык түгел. Тормышымда шулай килеп чыкты. Аны мин генә чишәм, минем генә эшем ул. Анда бер кешенең дә эше юк!

:: Берничә ел элек биргән әңгәмәдә сез: «Мин тормыштан канәгать түгел», – дигәнсез. Бу сүз нәрсәгә бәйле?

– Мин беркайчан да канәгать түгел. Канәгать булсаң, тере мәет булырга кирәк. Бу сүз үзеңә яңа максатлар кую өчен әйтелде.

:: Шул ук әңгәмәдә: «Хәерче булып туганмын, хәерче булып үләчәкмен», – дип тә әйткәнсез…

– Ни өчен әйтәм шул сүзләрне, чөнки Россиянең мин чыгыш ясамаган бер шәһәре дә калмады дип әйтер идем, Владивосток, Камчатка, Мурманскида булмадым. Урта Азияне алсак, Үзбәкстанны сигез мәртәбә урап чыктым. Беренче тапкыр Зиннур Нурмөхәммәтов белән бөтен шәһәрләрен урап чыктык. Аннары Габдулла абый Рәхимкулов, соңрак Илһам абый Шакиров белән гастрольләр оештырдык. Калганнарын үземнең коллектив белән эшләдем. Бөтен Россияне гиздем. Татарлар яшәгән авылларны, шәһәрләрне җәяүләп үттем дисәң дә, ялгыш булмас. Эшләгән дәверемдә каршылыклар күп булды, эш хакын түләмәделәр. Бер концерттан 6 сум 50 тиен ала идем. Бу – бер айга ашарга да җитми торган бик түбән хезмәт хакы. Шуңа күрә, хәерче булып яшәдем, дидем. Ярый әле кайбер авылларда мине хөрмәт иткән, иҗатымны яраткан колхоз рәисләре бар иде. Шулар итен, башка ризыкларын төяп җибәргәнгә, теге алты сумга сәхнә киемнәре тектерә идем. Берсе бигрәк тә исемдә калган: Кукмара районының Керкәвеч авылында Ясәви абый бар иде. Шул абый авылда клуб төзеткән һәм, Хәмдүнә килеп концерт куймыйча, клубка бүтән артистларны кертмим, дигән. Киров өлкәсеннән кайтып барганны белеп, юлда каршы алды һәм икенче көнне концерт куйдык. Әгерҗенең Девятерня авылында халык колхоз рәисеннән курыкмый, ояла иде. Анда эшкә чыкмыйча калган кеше юк иде. Менә шушындый төпле җитәкчеләр ярдәме белән хәзерге тормышка ирешкәнмендер, Хәмдүнә буларак танылганмындыр мин. Хәзерге тормышта исә Ельцин үзгәрешләреннән соң артистларның тормышы азрак үзгәрде. Үзеңә эшләү мөмкинлеге барлыкка килде. Мин дә шул вакытта азрак хәл алдым.

:: Хәмдүнә апа, алда безне җанисәп сынавы көтә. Бу җәһәттән Башкортстандагы татарлар ничек саналыр икән? Үзегез шул якларда туып үскән кеше буларак, ничегрәк фаразлыйсыз?

– Мин үзем – татар кешесе. Явыз Иван Казан ханлыгын басып алгач, минем нәсел чукынмас өчен Башкортстан якларына күчеп киткән. Мин Казанга килмәдем, мин Ватаныма кайттым. Бу – документаль факт. Бу сорауга шуны гына әйтәм: бер кеше дә туганда татар яисә башкорт булырга дип гариза язмый. Әгәр ана теле дип татар телен саный икән, ул татар булып языла. Ана теле – башкорт теле икән, башкорт булып языла. Шул гына.

Хәзерге буын балалары бик яхшы тәрбия алган, яхшы тормышта яши. Шуңа да карамастан, аңсыз һәм җил кайсы якка исә – шул якка ава икән, бусы инде фаҗига. Ата-ана фаҗигасе. Димәк, ана сөте белән ана теле кермәгән.

Беләсезме, башкорт белән татар арасын карьера артыннан куучылар бутый. Шигырь язып шагыйрь булып китә алмаган, җыр җырлап җырчы була алмаган ярым-йортылар ике халыкны бер-берсенә капма-каршы китерә. Минем үземә атам дисеннәр шушында, ана телемне бирмим. Ул – изге.

:: Кайвакыт талантлар кайный торгач, бутала торгач, шулпасы сәхнәгә түгелеп чыга. Сәхнәдәге тәртип турында әйтүем. Без бит сәхнә кешесе башкаларга тәрбия бирергә тиеш дип уйлыйбыз. Соңгы вакытта исә киресе килеп чыга.

– Безнең заманда артистлар арасында ыгы-зыгы булмаган дип уйлыйсыңмы әллә? Булган, әмма халыкка мәдәни тәрбия күрсәткәнен аңлаганга, тырнак асты керен халыкка чыгармаган. Моны үз-
үзен ихтирам итмәгән, артистлар тирәсендә йөрүче кешеләр эшли. Чын артистның мондый эшләргә вакыты булмый. Шушы ысул белән популярлашам дип уйлыйлар икән, ялгышалар. Популярлык түгел бу, артистлар исемен пычрату, абруйлы шәхесләрнең исеменә дә тап төшерү. Юк нәрсәдән бит ул! Нинди генә хәл килеп чыкмасын, халык безнең кухняны белергә тиеш түгел. Безнең миссия – мәдәни хезмәт күрсәтү. Халык артистның бәрәңге ашаганын да белергә тиеш түгел. Без серле булып калырга тиешбез.

 

 

Мәгълүмат Ватаным Татарстан
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий