ММЧ: Коронавируска каршы вакцинаны Татарстан егете эшләп чыгара

-- Лейла

«Вектор» вирусология һәм биотехнологияләр үзәгендә (Новосибирскта урнашкан) «таҗлы вирус» ны дәвалау өчен вакцина эшлиләр.

Төп уйлап табучы Илназ Иматдинов — Татарстан республикасында туып-үскән, дип хәбәр итә «Комсомольская правда». Егет 24 яшендә кандидатлык яклаган.

30 яшьлек галим 60 үзирекле кешеләрнең берсе булачак, аларда вакцинаны сынап караячаклар. Эшләп табучы сүзләренә караганда, галимнәр таҗ барлыкка килүче вируслы кисәкчекләрнең өске әлешен кодлаштыручы эзлеклелекне нигез итеп алган. «Без аны өздек һәм әлеге аксымны кодлаштыручы генны — продуцентлар геномында урнаштырдык. Ягъни, шул рәвешле без хәзер куркынычсыз шартларда аксымнарны чиксез күләмдә үстерә алабыз. Мондый аксымны куллану иммунизацияләнгән кешеләрдә яклау формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк «, — дип билгеләгән белгеч.

Фото: социаль челтәрләрдән. 

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле