«Үзегезгә меңе белән кайтсын!» — карантинда Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов халыкка ничек ярдәм итә? [видео]

-- Лейла
// Татар Тудей // Татар Бүген //

Башкортстанның атказанган, Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова белән Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Илдар Хәкимов 14 апрельдән башлап Инстаграмда туры эфирда көн саен Казанның «Татнефть-Арена» боз сараен тутырырлык халыкка җанлы, бушлай онлайн концерт куялар. Дөнья коронавирус белән көрәшкәндә, илкүләм үзизоляция барганда, кешеләр төшенкелеккә бирелмәсен өчен Гүзәл белән Илдар иҗатлары белән аларның кәефләрен күтәреп, кыен вакытта рухи ярдәм күрсәтәләр. Аларның иҗтимагый, милли-мәдәни, хәйрияви эшләре турында аерым язма язырлык.

Пандемия барган көннәрдә дүрт көн рәттән Инстаграмда бушлай сыйфатлы, җанлы онлайн концерт куеп, халыкның рухын, кәефен күтәрүдән тыш, 18 апрель халык артисты ГҮЗӘЛ УРАЗОВА @guzelurazova һәм атказанган артист ИЛДАР ХӘКИМОВ @ihakimov , Казанда 10 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек тутырылган пакетлар бүләк итеп кайталар.

➖Ялгыз әниләргә, әбиләргә, аз керемле гаиләләргә, мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә уйладык. Әлбәттә, барлык кешеләргә дә ярдәм итеп бетереп булмый. Бездән күреп, бәлки башкалар да ярдәм итәргә теләр, ди Гүзәл Уразова.

«Яхшылык җирдә ятмый, сезгә карап күз яшьләре килә, изгелегегез үзегезгә меңе белән кайтсын», дип язалар аларга тамашачылар.

БЕЗ ДӘ ГҮЗӘЛ БЕЛӘН ИЛДАРНЫҢ ИЗГЕ ЭШЛӘРЕН МӨМКИНЛЕГЕ БУЛГАН БАШКА АРТИСТЛАР ДА ДӘВАМ ИТСЕН ИДЕ ДИП ТЕЛИБЕЗ!

Гүзәл белән Илдарның Инстаграмдагы онлайн концертларына кайтсак, көн саен бер боз сарае тутырырлык дистә меңнәр тамашачы карап барды. 

Җырлы гаилә туры эфир вакытында үзләренең төрле елларда халык күңеленә кереп калган хит җырларын башкарды. Тамашачылар бу җырларны бик яратып кабул итте, туры эфир өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Шулай ук бүгенге көндә барган вакыйгаларга да битараф калмады алар. Тамашачыларына исәнлек-саулык теләп, табибларга җыр да багышладылар.

Гүзәл белән Илдарның туры эфирына кушылучылар бу онлайн концертның башка концертлардан бер дә ким булмавын да билгеләп үтте. Чынлап та, концерт бик җаваплы карап, җиренә җиткерелеп әзерләнгән иде.

Гүзәл Уразова туры эфир вакытында Роберт Миңнуллин, Хәния Фәрхи кебек танылган шәхесләребезне дә искә алды. Ул аларга багышлап, Роберт Миңнуллин сүзләренә язылган «Җырлыйм туган якта» һәм Хәния Фәрхи репертуарыннан «Балаларга фатиха» исемле җырны башкарып үтте.

14 -17 апрель көннәрендә барган концерт 1,5 — 2 сәгать дәвам итте. «Вакытның үткәнен дә сизми калабыз», ди Гүзәл-Илдар.

Концертта җырларның тере тавышка башкарылуына шикләнеп караучылар булу сәбәпле, бер җырны ике тапкыр да җырларга туры килде аларга. «Тере тавыш булуына ышанмадылар. Җырны төрле җиреннән өзеп җырларга туры килде. Моны комплимент, дип кабул итәргәме инде?», ди Гүзәл бу турыда.

Гүзәл-Илдарның туры эфирдагы концертына кушылучыларның, әлбәттә, аларның кызлары Эллариның да җырлавын ишетәселәре килде. Гүзәл Уразова: «Ул әлегә әзер түгел, дистанцион уку, өй эшләре белән мәшгуль», дип җавап бирде тамашачыларына.
Беренче башкарган дуэтларыннан алып хәзерге көндәге хитларына кадәр үз эченә сыйдырган концерт тамашачыга җитмәде. Алар язган җылы сүзләрдән Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовның җырларын көннәр буе да тыңлап утыра алулары сизелә иде.

 

Чыганак: Гүзәл Уразованың инстаграмы

Бәйле