Гөлназ Асаева Лободаның җырын урлаганмы?

-- Лейла

Социаль челтәрләрдә Гөлназ Асаеваның «Оныта алмыйм» җыры — рус эстрадасы җырчысы Лободаның «Случайная» җырының плагиаты, дигән имеш-мимешләр барлыкка килде.

Чагыштыру өчен хәтта ике клипны кушып видео да ясаганнар.

Гөлназ Лободаның җырына охшатып җыр яздырганмы? Кыскасы, җыр урланганмы? Үзеннән сорыйк әле.

— Җырның авторы — Илдус Дәүләнов. Лободага килгәндә, үзен дә, җырларын да яратмыйм. Хәзер, гомумән, җырлар бер-берсенә охшаган, җырчылар күп, буа буарлык! Авторларның кайлардан фантазиясе җитсен? (көлә)

Бу җырны плагиат дип санамыйм. Ә плагиат булса, ни булган? Кайбер җырларны бөтенләй үзгәртеп тә тормыйлар. Текст гына үзгәрә дә, җыр 100% хит була, — ди Гөлназ Асаева.

Аның сүзләренчә, плагиат итеп саналыр өчен билгеле бер музыкаль фразалар төгәл туры килергә тиеш. «Ә бу җырда бөтенләй башкача, шулай да мотив охшаган», — ди ул.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле