Үз куллары белән аферистларга ярты миллион сумын күчерә

-- Лейла

Уфада җыештыручы булып эшләүче хатын телефон мошеннигы кармагына эләгә.

Башкаланың шәхси клиникасы хезмәткәрләренең берсе полициягә 14 апрельдә мөрәҗәгать иткән. Ул бер чит ирнең шалтыратуыннан соң зур суммада акча югалтуын сөйли.

Ир үзен банк хезмәткәре дип таныштырган. Картаны блоклау һәм акча күчерү куркынычы бар дип алдап, ул үзенең корбаныннан банк реквизитларын, шулай ук операцияләрне раслау кодларын сораган. Хатын әлеге саннарны тапшырган һәм үз кулы белән мошенникның исәбенә 463 мең сум күчергәнен сизми дә калган. Берничә сәгатьтән соң ул акылына килә һәм полициягә йөгерә…

Хезмәткәрләр мәгълүматны тикшерү бүлегенә тапшырганнар, анда «зур күләмдә урлау» мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле