Коронавируска анализны кайда тапшырырга була һәм күпмегә төшәчәк?

-- Лейла

− Дәүләт лабораториясендә анализларны табиб юлламасы буенча гына тапшырырга мөмкин. Юнәлеш югары температура һәм ялкынсыну кебек билгеләр булган очракта, өй шартларында яисә хастаханәдә тикшерелгәннән соң бирелә. Анализлар таҗвирусны диагностикалау өчен илнең барлык медицина оешмаларыннан Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск лабораторияләренә җибәрелә. Түләүле анализларны “Биомед”, “Ситилаб”та тапшырырга мөмкин. Бәяләр 1600дән башлана.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле