Казанда яшәүче КФУ студентының COVID-19 тесты уңай булып чыккан, тик госпитализация кирәкмәгән. Кыз өйдә карантин астында утыра. Табиблар сүзләренә караганда, ул сәламәтлек белән аеруча проблемалар кичерми.
20 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, баш вузда сезонлы салкын тию авырулары булган укучылар саны – 364 кеше, Алабуга филиалында – 13 кеше, Яр Чаллыда-23 кеше.
КФУ студентларында һәм хезмәткәрләрендә башка коронавирус ачыклау очраклары теркәлмәгән. КФУ ректоры Илшат Гафуров билгеләп үткәнчә, тулай торакларда яшәүче студентлар, үз-үзләрен изоляцияләүчеләргә караганда, азрак чирли.
Чыганак: rt-online.ru