Түрә табибларны бахилалар җитмәүдә гаепли: “Ике-өч санитарка утыртыгыз да, тегеп бирсеннәр”[видео]

-- Лейла

Краснодар краеның Сәламәтлек саклау министры урынбасары Валентина Игнатенко төбәк хастаханәләре башлыклары белән үткәрелгән видеоконференция барышында медикларны бахилалар булмауда гаепләде.

“Әйтегез әле, зинһар, бахилаларны тегүнең кыенлыгы нидә?”- ди ханым киңәшмә барышында.

Ул саклагыч костюмнар, битлек яки респираторлар җитмәүне таный. Тик бахиллар – “ике чүпрәкне тегү” бит инде.

“Ике-өч санитарка утыртыгыз да, тегеп бирсеннәр, – дип аңлата түрә. – Ни өчен сез күктән төшкәнен көтеп ятасыз?”

Ул медицина әйберләрен тегүгә бәйле проблема булмаячак, дип саный, чөнки “хәзер халык өйдә утыра” һәм халыкның ” бер эше дә юк”.

Аеруча Усть-Лабинск хастаханәсенә эләкте. Бу “колхоз”да зур булмаган бүләк өчен теләсә кем бу эшне эшләп бирә, дип саный министр урынбасары: “мең сум түләгез – сезгә теләсә кайсы хатын-кыз бахилалар тегеп бирәчәк”.

Чыганак: mk.ru

Бәйле