Зур күләмдә пенсия акчасын үзләштергән почтальонның эзенә төшә алганнармы?

-- Лейла

Әлмәттә почта хезмәткәре 217 мең сум пенсия акчасын үзләштергән өчен суд каршына басачак. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиевка сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Узган ел җәй «Татарстан почтасы» федераль почта элемтәсе идарәсенең Әлмәт районара почтамтының 34 яшьлек хезмәткәре пенсия өчен бирелгән 217 мең сум акчаны үзләштерүдә шикләнелә. Хатын-кыз үз гаебен таныган. Тикшерү вакытында ул беркая да китмәү турында подписка биргән.

Чыганак: Татар-Информ

Бәйле