Мәдәният министры урынбасары «Зөйләха күзләрен ача» сериалы турында…

-- Лейла

Натфуллин «Зөләйха күзләрен ача» сериалы турында: Тулаем алганда, хис-тойгылар яхшы. Сериал телеэкраннарга чыкканнан соң Гүзәл Яхина романының популярлыгы тагын да артачак, ди ТР мәдәният министры урынбасары.

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Зөләйха күзләрен ача» сериалының кайбер эпизодларын караганнан соң әлеге фильм калдырган уңай хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Мин үз фикеремне генә белдерәм, чөнки хәзер фикерләр шактый күп… Мин ике серияне карадым, әгәр тулаем алсак, сериалга өстәлгән һәм китапта булмаган эпизодлар да бар… Тулаем алганда, сериал яхшы хис-тойгылар калдырды», — дип искәртте ул.

ТР мәдәният министры урынбасары телесериалны иҗади хезмәт дип саный, анда фантазиягә һәрвакыт урын бар.

«Сериалны караган кешедә аның китабын уку теләге дә уяначак», — дип өстәде спикер.

Дамир Натфуллин үзе Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романын рус һәм татар телләрендә укыган.

Чыганак: Татар-Информ

Бәйле