Кама елгасы янындагы авылда, җир убылып, йортлар җимерелә

-- Лейла

Бу вакытта йортларның берсендә хатын-кыз була. Ул йөгереп чыгарга өлгерә.

19 апрельдә Пермь өлкәсенең Верхние Новинки авылында җир убылып, йортлар түбәнгән таба шуышып төшкән. Зыян килгән корылмалар Кама елгасы буендагы калкулык битендә урнашкан була. Урында Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли. Бу турыда «Пермь» телевидениесе хәбәр итте.

Җир убылу аркасында берничә торак йортка зыян килгән. Калкулык битендәге җир белән бергә дача йортлары һәм бер торак йорт шуышып төшкән. Шуларның берсе бөтенләй ишелгән, тагын бер йорт төзекләндерерлек хәлдә түгел.

Туфрак артык дымлы булу сәбәпле, җирнең өсте шуышып төшкән булуы ихтимал. Сил (сель) йөз метрлап ераклыкка күчкән, аннары яр буена кадәр җиткән, диелә хәбәрдә.

Авыл халкы сүзләренчә, калкулык битендәге җир шуышу инде моңа кадәр дә күзәтелгән. Шуңа күрә, бәхеткә, корбаннар булмаган. Бу йортларны хуҗалары җәй көннәрендә генә файдалана икән.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле