Мәгариф һәм фән министрлыгында ВУЗларда  уку елы башлану датасын атадылар

-- Лейла

Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков вузларда яңа уку елы 1 сентябрьдә башланачагын хәбәр итте. Шул ук вакытта ул коронавирус белән бәйле ситуациягә карап укыту нинди формада: традицион яки дистанцион формада булачагы билгеле булачак.  Бу хакта ул брифингта әйтте.

 

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Бөтенроссия тикшерү эшләре киләсе уку елы башына күчереләчәк, ә Бөтенроссия мәктәп олимпиадасының йомгаклау этабы бөтенләй үткәрелми.

Чыганак: mk.ru

Бәйле