Кремльдә Россиядә COVID-19 пикын узу буенча фаразлар әйтәләр

-- Лейла

Экспертлар фикеренчә, Россиядә коронавирус белән авыруның иң кызган чагы май урталарында булачак. Бу хакта CNBC га биргән интервьюсында РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде.

«Яңа чирләр саны май уртасына тигезләнә», — дип билгеләп үтте ул.

Песков сүзләренә караганда, COVID-19 инфекцияле кешеләр санының көн саен артуы әлегә шактый булып кала, әмма ул сәламәтлек саклау системасын куркыныч астына куймый. Кремль вәкиле экспертлар Россиядә «якындагы айларда» авырулар санының иң күб арткан чагы булыр, дип саный.

«Аннары без күрсәткечләр акрынлап кимүне көтәчәкбез», — дип өстәде Песков.

Исегезгә төшерәбез, соңгы тәүлек эчендә Россиядә 78 төбәктә яңа коронавирус йогышының 5 236 очрагы расланган, аларның 2 275 е (43,4%) инфекцияле кешеләр авыруның симптомнарына ия түгел. Илдә барлыгы 85 төбәктә 57 999 авыру теркәлгән, ә сәламәтләнгән пациентлар саны 4 420гә кадәр арткан (+547).

Чыганак: БИЗНЕС-Онлайн

Бәйле