Алмаз Мирзаянов: «Нахак яла яктылар!» [видео]

-- Лейла

Хәзер артистлар ничек тә халыкның күңелен күрергә тырышалар: инстаграмда туры эфирлар оештыралар, концертларыннан видеоязмалар урнаштыралар. Тик тәнкыйтьләүчеләр һәрвакыт табыла. Алмаз Мирзаянов инстаграмында видеоязма урнаштырганда, техник сәбәпләр аркасында хаталар киткән. Кайбер «хейтерлар» шунда ук җырчыны гаепләргә керешкән. 

«-Карасыннар әле диеп концерттан зур өзек куйган идем! Загружать иткәндә шушы җыр урынында гына видео белән тавыш тыкрыктан чыккач икесе-ике якка киткәннәр! Авыз туры килмәгәч, фонограмма дип нахак яла яктылар! Задело! Минем беркайчан да авыз ачып торып кеше алдаганым булмады. Хәтта менә бу концерт көнне температура 39 булганда да! Шуңа җавабыгыз шулдыр инде, рәхмәт, хөрмәтле тамашачылар! Ул юлда булсам, күптән яхшы җырлаучылар рәтендә булыр идем! Алдан яздырып чистартылган тавыш белән әлбәттә шәәәп җырчы буласың! Ипи белән ант итәм, безнең концертта фонограмма ЮК! Җырчыларның үз тавышы, скрипка да, баян, гармуннар да үзләре уйныйлар!» — дип язган Алмаз.

Бәйле