Халык синоптигы кайчан көннәр җылытачагын әйтте

-- Лейла

Күңел җылы көтә. Март аеннан бирле яз килде дип яшибез. Тик кыш булмыйча, яз килмәс дигән шикелле, әле дә карлар явып китә, буран чыга. Кышын яумый калган карлар әнә шулай яз “өлешенә” кереп безне туңдырып алалар. Чын яз кайчан килер?

“ВТ” хәбәрчесе халык синоптиклары белән сөйләште. Лениногрск шәһәрендә гомер итүче Ренат Ибраһимовның да, Кукмара районының Кәчимир авылында яшәүче Салих Шәриповның да фаразлары әлегә сөендерми.
– Мондый һава торышын мин 1975 елда күзәткән идем. Ул елны да яз иртә килеп, карлар эреп бетте. 28 апрельдә үзебезнең бәрәңгене утыртып бетереп, туган ягым Кама Тамагына кайтып киттек. Ул чакта Лаешта бәрәңге утырталар, Югары Ослан басуларында карабодай чәчәләр иде. Ел бик авыр булды. Уңыш сөендермәде, – дип искә ала синоптик. – Быелгы һава торышы шул елга ошап тора. Үз гомеремдә әле туктамыйча яңгыр яуганын, аннан соң кар ишкәнен сирәк күрдем. Шулай да җирдә җылы бар инде. Тик менә кыраулар көтеләчәк әле. Урысларның Троица бәйрәмендә кырау булды. Ул көнне булса, кырау тагын 40 тапкыр төшә диелгән. Санап барам, кырыкның 12се калды. Димәк, көннәр җылы торса да, кичләрен салкын булырга мөмкин. Әмма фаразларымнан чыгып көннәрнең май бәйрәменнән соң җылыта башлаячагын әйтә алам.
81 яшьлек Кукмара синоптигы да сөендерми. Аның күзәтүләренә караганда быелга охшаш ел 1963 тә булган. Дөресрәге, ул елны да кыш айлары җылы тора.
– Әлегә кадәр ни шомырт, ни карлыган яфрак ярмады. Димәк, тиз генә җылы булмас. 1963 елда 16 майга кадәр берни үсмәгән иде. Быел да шулайрак булырга ошаган. 1 майда да кар явар төсле күренә. Әмма җәй үз вакытында киләчәк. Быел кызу булыр дип уйламыйм, печәнгә төшкәч яңгырлар китәчәк. Һава торышы буталды дисәк тә, ул кабатлана. Игътибарлы гына булырга кирәк, – ди ул.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле