Уразаның беренче көнен ничек үткәрергә һәм коронавирус ураза тотмау өчен сәбәп була аламы?

-- Лейла

    Әлеге сорауларга башкалабызның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде:

  – Билгеле, бик нык көтеп алсак та, ураза тоту шактый авыр. Хәер, быелбик күп кешегә, сәхәргә торсам, йоклап китә алырмынмы, вакытында тора алмыйча, эшкә соңга калмаммы, дип борчыласы юк. Чөнки күп кеше, эпидемия таралу сәбәпле, өендә утырырга мәҗбүр. Шуның өчен иртә торып, сәхәр ашларын ашап, ниятләп уразага керергә кирәк. Бездә,сәхәр тәмамлануга, иртәнге намазны укып була, дигән фәтва бар. Кемнәр эшли, алар ятсын, йокласын, көч-куәт җыйсын.Беренче көннәр, әлбәттә, кыенрак булырга мөмкин. Әйе, элек көн буе эштә булгач, вакытның узганын, кич җиткәненсизми дә кала идек.

Билгеле, көнеңне планлаштырып, эшлисе эшләреңне барлап ятсаң, өйдә торган килеш тә, көн буена җитәрлек эш табып була. Шуның өчен иртәгә эшлисе эшләрегезне хәзер үк кәгазьгә язып куегыз. Кичен, ифтар вакыты кергәч, догасын кылып, авыз ачыгыз. Пәйгамбәребез, иң хәерлесе – хөрмә белән авыз ачу, аны тапмасагыз, су белән ачыгыз, дип әйтә торган булган. Безнең халыкта тоз белән авыз ачу гадәте дә бар. Беренче көннәрдә көч-куәтеңне саклабрак тотуың хәерле. Чөнки кемдер беренче елын тота, кемдер балага узган, ул да тотып булмасмы дип, тәвәккәлли.

 Билгеле, чирләгән килеш ураза тотарга ярамый. Ашамыйча торырга ярамый торган  ашказаны чирләре, диабет бар. Шушындый хроник авыруларга тоту киңәш ителми.

Бер-ике атнада уза торган, грипп кебек чир эләккән икән, шушы ике атна узгач, савыккач, аякка баскач, ураза тотарга кирәк. Ураза тәмамлангач, әлеге тотмаган көннәрен тотып бетерсәң яхшы. Шулай ук Аллаһы Тәгалә, сәфәрдә булган кешеләргә тотмаска ярый, дип әйтә. Ләкин бу аятьнең ахырында Ул, ураза тотсагыз,сезгә хәерлерәк, ди. Чынлап та, хәзерге сәфәрләрне бабаларыбызның сәфәрләре белән чагыштырып булмый. Чөнки хәзер машина, поезд яки очкычка утырып юлга чыгабыз. Бик олы яшьтәге, карт кешегә дә ураза тотарга ярамый. Чөнки хәле тагын да начарланып китәргә мөмкин. Шуңа күрә аларга, мөмкинлеге булган сурәттә, мескен-ятимнәрне ашату хәерлерәк булыр. Быел Татарстан Диния нәзарәте андый кешеләргә фидия сәдакасын көнгә 200 сум исәбеннән билгеләде.

Мондый чакта иң әүвәл туганнар, күршеләр арасында мохтаҗлар юкмы, дип карарга кирәк. Әйтик, күрше әбинең ярты пенсиясе коммуналь чыгымнарны түләүгә китә икән, иң элек аны кайгыртыйк.

    Коронавирус эләгү, әлбәттә, ураза тотмау өчен җитди сәбәп. Алла сакласын, кайбер кешеләр мондый казага тарыды,Аллаһ аларга саулык бирсен! Билгеле, чирләгән вакытта алар ураза тотмый. Инде савыккач, аякка баскач, калган көнуразасын тотып бетерергә мөмкин, – дип сөйләде ул безгә.

     Бүген ястү намазыннан соң, беренче тәравих намазы укыла (ястү намазыныңвакыты – 21.17).

     24 апрель көнне сәхәр 01.24тә тәмамлана, кояш 04.15тә чыга. 19.08дә авыз ачыла (ахшам намазы вакыты керә). 21.20дә ястү вакыты керә. Ястү намазыннан соң, тәравих намазы укырга була.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле