«Коронавирусны өйдә дә дәвалап буламыни?»

-- Лейла

Коронавирус йоктыручыларның фәләне хастаханәгә озатылды, фәләне өйдә дәваланачак дип көндәлек статистиканы биргән вакытта, әлеге инфекцияне өйдә дәвалап буламыни дип сорыйлар.

“COVID-19 диагнозы расланган пациентлар табиб күзәтүе астында амбулатор дәвалану алырга мөмкин. Бу Россиянең сәламәтлек саклау министрлыгы приказы белән каралган һәм гадәти гамәл булып тора”, дип белдергән ведомствоның штаттан тыш баш инфекционисты Елена Малинникова.

Аның сүзләренә караганда, авыруның җиңел формасы булганда өйдә дә дәваланырга мөмкин. Авырулар белән терапевт яки табиб-инфекционист һәрдаим элемтәдә торырга тиеш. Аерым бер очракларда табиб авыру янына көнгә бер яки өч көнгә бер килә, температурасын тикшерә, башка процедуралар башкара.⠀

Малинникова шулай ук башка инфекцияләрнең дә авыруның хәленә бәйле рәвештә өйдә дәвалануын искәртә. Җиңел формада булганда, өйдә дәвалану җайлырак та, шуңа күрә нәтиҗәлерәк тә дип белдергән ул.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле