Президент мөрәҗәгате көтелә: яллар озайтылырмы?

-- Лейла

РФ Президенты Владимир Путин киләсе атнада илдә коронавирус вәзгыятен буенча яңа гариза белән чыгыш ясый ала. Бу хакта Кремль матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте.

«Минемчә, бу атнада (27 апрельдән 3 майга кадәр) без дәүләт башлыгының перспективаларыбызны бәяләп, яңа гаризаларын ишетәчәкбез», — диде Песков.

Искәртеп узабыз, 2 апрельдә РФ Президенты Владимир Путин милләткә мөрәҗәгать итү барышында, хезмәт хакын апрель азагына кадәр саклап калып, эш көне режимын озайту турындагы указга кул куйды.

Чыганак: "БИЗНЕС Online"

Бәйле