Элеккеге Чернобыль АЭС хезмәткәре станциядәге аварияләр турында сөйли

-- Лейла

26 апрельдә Чернобыль атом электростанциясенең дүртенче энергоблогы реакторы җимерелүгә 34 ел.

Элеккеге янгын куркынычсызлыгы инспекторы Петр Шавреев сүзләренә караганда, Чернобыль АЭСында һәлакәткә кадәр тагын ике авария булган.

«Бервакыт станциядә ягулык салынган «стержень» өзелде һәм суыткыч «рубашка» ватылды. Бу радиация таралу белән җитди гадәттән тыш хәл булды», — ди Шаврей.

Әлеге авариянең нәтиҗәләрен бетерү өчен хезмәткәрләр АЭС территориясеннән грунтның бер метрын алды, дип өстәде ул, бу хәлнең датасын аныкламыйча.

«Кайбер хезмәткәрләр үзләрен начар хис итә башлады, аларда көчсезлек барлыкка килде, күңел болгану һәм косу башланды. Нәтиҗәдә, бер-бер артлы хастаханәдә алты кеше вафат булды», — дип хәбәр итте ул.

Икенче авария турбина цехында булды, дип дәвам итте ул. Төяү эшләре вакытында ротор өзелде, водород таралды.

Чыганак: mk

Бәйле